Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак Барс” һава шартлары аркасында Меңъеллык мәйданында бәйрәм концертын кичектерде

Команданың җиңүе уңаеннан оештырылачак концерт башка көнгә күчерелгән.

Казанның “Ак Барс” командасы” һава шартлары аркасында Меңьеллык мәйданында бәйрәм концертын кичектерергә булган. Казанлыларның Гагарин Кубогында җиңүе уңаеннан үткәреләчәк концертта “Пицца” төркеме, рэпер Мот һәм Полина Гагарина катнашуы планлаштырылган иде.

Клубта җанатарларның сәламәтлеген куркыныч астына куя алмаулары турында белдерделәр. Моннан тыш, 30 майда көндез Казанда булган стихия үзәк мәйданга да зыян салган. Шулай итеп бәйрәм программасы башка көнне узачак. Бу хакта соңрак хәбәр ителәчәк.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев