Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" командасы Алексей Потапов белән килешү төзеде

Һөҗүмче Казанда 97 нче сан астында чыгыш ясаячак.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккей клубы 28 яшьлек һөҗүмче Алексей Потапов белән килешү төзеде. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә.

Түбән Новгородның “Торпедо” хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән уенчы һәм карьерасын моңа кадәр нәкъ менә үз командасында гына уздырды, команданың капитаны вазифасын да башкарды.

"Катлаулы хәл килеп туды – мин составка сирәк эләгә юашладым һәм клубтан әлеге проблеманы чишүдә булышуын сорадым. Клуб миңа каршы килмәде. Бу минем өчен яңа чакыру", – дигән хоккейчы Түбән Новгород клубы рәсми сайтына биргән әңгәмәсендә.

Алексей Потаповның Россия яшьләр җыелма командасы составында 2009 елгы дөнья чемпионатында бронза медаль яулаганы булды.

Һөҗүмче Казанда 97 нче сан астында чыгыш ясаячак.

"Потаповның командага кайчан кушылачагын әлегә әйтә алмыйм", – диде команданың баш тренеры Зиннәтулла билалетдинов кичәге матбугат конференциясендә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев