Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" уенчысы Райан Уилсон "Спартак" уенчысын кыйнаган [+видео]

"Ак Барс" командасында әле дүртенче уенын гына уздыручы 28 яшьлек Канада уенчысы Райан Уилсон үзен күрсәтергә дә өлгерде. Дөрес, команданың яңа сакчысы әле алка керткәне юк. Ә менә "Спартак"ка каршы уенда (6:1) үзенең сугыш чукмары булуын исбатлый алды ул. Матчның беренче периодында Райан көндәш команда сакчысы, 20 яшьлек Виктор Балдаев...

"Ак Барс" командасында әле дүртенче уенын гына уздыручы 28 яшьлек Канада уенчысы Райан Уилсон үзен күрсәтергә дә өлгерде.

Дөрес, команданың яңа сакчысы әле алка керткәне юк. Ә менә "Спартак"ка каршы уенда (6:1) үзенең сугыш чукмары булуын исбатлый алды ул. Матчның беренче периодында Райан көндәш команда сакчысы, 20 яшьлек Виктор Балдаев белән сугышып, КХЛдагы беренче тукмашуын тарихка язып калдырды. Ике уенчыга да 5әр минут штраф билгеләделәр.

- Ул безнең бер уенчыга карата көч алымы кулланды, мин алай эшләргә ярамавын әйттем. Аңлагандырмы, юктырмы, әмма ул мине сугышка чакырды. Ризалаштым. Миңа калса, тигез көрәш бүләк иттек, - диде "Ак Барс" уенчысы.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев