Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак гөмбәдән тәмле аш пешерү ЫСУЛЫ.

200 гр кипкән ак гөмбә 400 гр каймак 80 гр сыер мае 2 баш суган Гөмбәне, өстенә ике стакан су салып, алты сәгать тотасың. Шул ук суда пешереп сөзәсең. Суганны вак итеп турап, сыер маеның яртысында кыздырасың. Гөмбә шулпасына майның калган яртысын һәм каймак саласың. Сөзеп алынган гөмбә белән суганны...

200 гр кипкән ак гөмбә
400 гр каймак
80 гр сыер мае
2 баш суган

Гөмбәне, өстенә ике стакан су салып, алты сәгать тотасың. Шул ук суда пешереп сөзәсең. Суганны вак итеп турап, сыер маеның яртысында кыздырасың. Гөмбә шулпасына майның калган яртысын һәм каймак саласың. Сөзеп алынган гөмбә белән суганны икенче бер кәстрүлгә салып, өстенә каймаклы шулпаны агызасың һәм газ мичендә җылытып аласың. Кайнатып чыгарырга кирәкми. Өстенә яшел тәмләткеч салып ашыйсың.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев