Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Ак калфак” оешмасы кулъяулык чигү буенча конкурс игълан итте

    "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү максатыннан, төрле иҗади конкурслар оештыра. Чираттагысы "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" дип атала. Атамасыннан күренгәнчә, анда чигелгән кулъяулыклар кабул...

    "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү максатыннан, төрле иҗади конкурслар оештыра. Чираттагысы "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" дип атала. Атамасыннан күренгәнчә, анда чигелгән кулъяулыклар кабул ителә, ә аларда чигү ысулы чикләнмәгән төрле тукымада булырга мөмкин. Бу хакта "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы башлыгы Кадрия Рәис кызы Идрисова аңлатма бирде, ул оештыру комитеты рәисе дә булып тора.

    Аерым алганда, әлеге конкурсның максаты һәм бурычлары:
    ил сагына хезмәткә китүче егетләргә чиккән кулъяулык бирү, сөйгән ярыңа вәгъдә бүләге итеп чигелгән кулъяулыкны тапшыру - һәр кызның бурычы, шуның әхлак канунына кертелүен аңлату, төшендерү;
    бизәкләр, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрне өйрәтү;
    сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү.

    Конкурс нигезләмәсе шартлары буенча, анда катнашу өчен гаризалар быел 2 марттан 16 апрельгә кадәр кабул ителә. Иҗади ярышта билгеләнгән вакытка кадәр гариза белән кул эшен җибәргән һәм Татарстан Республикасында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче хатын-кызлар катнаша ала (бушлай). Жюри хөкеменә җибәрелгән эшләр авторларга кире кайтарылмый, әмма, автор рөхсәте белән, республика мәгълүмат чараларында файдаланылырга мөмкин.

    Катнашучылар иҗади эшләрен тиешле гариза һәм "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" бәйгесенә" дигән язу белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына җибәрергә тиеш була: 420060, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, 309 нчы бүлмә. (420060, РТ, г.Казань, Площадь свободы,1. Исполком Всемирного конгресса татар, 309 кабинет). Конкурс нәтиҗәләре быел 27 апрельдә билгеле була. Иң яхшы чигелгән кулъяулык авторлары исемлеге Бөтендөнья татар конгрессы сайтында www.tatar-congress.org урнаштырыла. Килеп ирешкән иң уңышлы иҗади эшләр 15-17 майда Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында күргәзмәгә куела.

    Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 майда - Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында уздырыла, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

    Иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирә, конкурс номинантларын һәм лауреатларын билгели.

    Эшләрне бәяләүдә түбәндәге таләпләр куелган: эшкә иҗади якын килү; милли төсләрнең уңышлы сайлануы; югары дәрәҗәдәге осталык, яңалык, кызыклы идеяләр һ.б.

    Татар-информ.ру

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: