Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак төсле «КАМАЗ» машиналары биегән видео челтәрдә таралды

Әлеге тамашаны «КАМАЗ» машинасы чыгуның 45 еллыгына багышланган тантанада күрсәткәннәр.

«КАМАЗ» заводы ак төсле «КАМАЗ» машиналары пианист Денис Мацуев уйнаган көйгә биегән видеоны күрсәтте.

Бу тамашаны беренче «КАМАЗ» машинасын ясауга 45 ел тулуга багышланган тантанада күрсәттеләр.

Анда Денис Мацуев Григорий Свиридовның «Вакыт, алга!» композициясен тере тавышка башкара. Көй яңгыраганда, экранда ак йөк машиналары биюе күрсәтелә, шоферлар клаксоннарга синхрон һәм ритмлы итеп басып ала. Бу вакытта фейерверклар атыла.

Бию йөк машиналарының К5 буыны линиясенә керә торган «КАМАЗ-54901» йөк машиналарында башкарылды. 

Фото: "КАМАЗ" матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев