Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

“Акча күчереп тора алмассыңмы, иртәгә үк кайтарам”

Гражданнар игътибарына: мошенниклык итүнең яңа ысулы пәйда булган

 Билгесез кеше явыз ниятләрдә ин­­тернет челтәреннән файдаланып,  мошенникларның законсыз га­­мәлләренә чик  куячагын  сылтау итеп, Н.ның 288000   сум акчасын  урлаган.

 Билгесез кеше ачыкланмаган урын­нан торып, мессенджерлардан һәм тиз хәбәр алмашу чараларыннан файдаланып, табибка он­лайн консультациягә яздыру  сылтавы белән Н.ның банк  картасыннан 12500 сум акчасын үзенә  күчереп  куя.

Кем икәнлеге  ачыкланмаган бән­дә   законсыз рәвештә  З.  исе­менә теркәлгән “Госуслуги” сервисы профиленә керә, нәтиҗәдә компьютердагы мәгълүматка блокировка  ясала. Моннан тыш мошеннник банк  счетыннан  аның 50000 сум акчасын  урлый.

 Әлеге  фактлар  буенча   җинаять эшләре  кузгатылды.

   Гражданнар игътибарына мошенниклык итүнең ике төрле ысулын аерып күрсәтергә кирәк. Беренчесе. Мошенник «Ватсап»ны яки  башка мессенджерны «җимерә» дә, аккаунт хуҗасы  исеменнән аның белән контакттагыларга акча сорап  смс хәбәр, банк  картасы номерын җибәрә. Бу очракта “Акча   күчереп тора  алмассыңмы, иртәгә  үк  кайтарам” дигән  хәбәр  алучыга  тиз  арада ул СМСны  җибәрүче белән элемтәгә  керергә кирәк. Ә  кемнең аккаунтын “җимергәннәр”, аңа мессенджерны ике катлы пароль (аутентификация) ярдәмендә саклана торган итеп үзгәртү шарт. Алдауның икенче ысулы. Төркемнәрдә һәм  социаль  челтәрләрдә товар  сату. Мо­шенниклыкның әлеге төре тү­ләүсез  белдерүләр сайтлары  аша товар сату белән охшаш. Алдакчы корбаны белән булмаган товарны сату турында языша һәм аның бәясен тулысынча  яки өлешчә  банк  картасына күчерүен   сорый. Нәтиҗәдә  кеше  акчасыз да, товарсыз да  кала.

Эчке эшләр министрлыгының  Саба бүлеге үзләрен яңадан-яңа  алдау  ысуллары  уйлап тапкан мошенниклар тозагына төшүдән  сак булырга  чакыра.

 Диләрә Кәримова,

штаб начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев