Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акча “җене”. Уйнап баеп буламы?

Бармакка бармак та сукмыйча керем алып буламы? Бүген спортка акча кую бик популярлашты. Бер яктан – җиңел, икенче яктан – адреналин, ләззәт бирә. Әмма кеше әнә шул якларын гына күреп, бу уенга башы белән чума һәм үзенең мәкерле дөньяга эләккәнен сизми дә кала. Бу сынау аша “ВТ” хәбәрчесе дә узды.

Сарманнан исемен атамаган бер ир-ат социаль челтәрдә башкалардан киңәш сорый. Баксаң, ул бар хезмәт хакын, спортка акча куеп, җилгә очыра икән. Туганнары, дуслары инде аңардан өмет өзгән, хатыны ташлап киткән. Хәтта шуннан соң да ул әлеге яман чирдән туктый алмаган. Галимнәр бу чирне лудомания дип атый һәм аны наркотик, хәмергә бәйлелек белән бер сафка куя. Спортка акча куюга бәйлелектән букмекер контораларына йөрүчеләрнең 70 проценты җәфа чигә икән. Чит ил галимнәре игътибарны җәлеп иткән тагын бер санны атый: баксаң, даими рәвештә спортка акча куючы кешеләрнең 95 проценты оттырырга мәҗбүр.


Белгечләр әйтүенчә, акча кую белән яшьләр һәм урта яшьтәге ир-атлар кызыксына. Мәсәлән, 16 һәм 21 яшьтәге ике дустым еш кына миннән бурычка акча алып тора. Әлбәттә, уйнар өчен. Бурычлары җыелган, туктарга тәкъ­дим иттем. Алар икесе дә беравыздан диярлек болай җавап бирде: “Бу юлы һичшиксез отачакмын, менә үзең дә күрерсең”. Махмырдан интегүчеләр, наркотик булмаудан үрле-кырлы сикерүчеләр дә шулай сөйләшә, ялгышмасам. Отмадылар, билгеле. Акча белән уйнаудан да туктамадылар.


Җиңүчеләр, ягъни теге 95 проценттан калган өлешкә элә­гүчеләр да бар, билгеле. Алар арасына мин дә кердем бер мәлне. Кемнең яхшы яшисе кил­мәсен инде? Рольгә кереп карау яки тикшерү үткәрү өчен түгел, ә чын-чынлап үзем уйный башладым. Башта иңнәргә канат куярлык отышлар да булды, оттыру ачысын да шактый татыдым. Һәм шундый уеннарның берсендә мин бик зур күләмдә акча оттым – 50 мең сум. Шат­лыгымның чиге юк. Бу акчаның бер өлешен тотканнан соң, калганын тагын да арттырам дип, кабат уйнарга булдым. Шуннан башланды инде. Берсе артыннан берсен оттырып бардым. Оттырган акчаны кире кайтарырга теләп, күбрәк акча куйдым, ләкин файдасы барыбер булмады. Ахыр чиктә бер тиене дә калмады. Күңелдә ачу, ниндидер үпкә пәйда булды. Тагын да үҗәтләнә төшеп, янә уйнарга булдым. Тик бәхет кошы каядыр җылы якларга киткән булып чыкты. Баштарак акча кызганыч түгел иде: күктән төшкән бит ул. Үземнеке җилгәч очкач, бер дә рәхәт түгел икән. Мин бу чакта әле бер ай тирәсе генә уйнарга өлгергән идем һәм миңа бу мавыгудан аерылу алай авыр булмады шикелле. Ә бит акча белән уйнаучылар арасында бурычка батучылар, өенә алып кайтасы ризыгын шуңа алыштыручылар да бар.


Психоанализ фәне галимнәре әйтүенчә, уенчыда һәрчак ниндидер спорт вакыйгасына акча кую теләге бар. Хәтта спорт төрен аңлап бетермәсә дә. Чөнки аңа “доза” кирәк. Башка эшкә вакыты җитми, чөнки ул даими рәвештә акча куйган вакыйганы күзәтә. Җиңелүдән соң җиңү теләге туа һәм тагын бер омтылыш ясый. Бу шөгыле аркасында үзен бәхетсез тоя башласа да, туктый алмый. Танышларыгыз арасында андыйлар юкмы? Бар икән, бүген үк ярдәм итегез. Алайса, иртәгә алар бурычка акча сораячак.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X