Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акча җибәрәләр, имеш

Беркөнне кәрәзле телефоныма ят номердан чылтыраталар. Тыңлап карарга булдым. Ягымлы гына ир тавышы үзен пенсия фондыннан дип таныштырды. Безнең шәһәрнең пенсия фондында, башлыкларын санамаганда, гел хатын-кызлар гына эшли дип беләм, шуңа да бу ирнең сөйләгәннәренә әллә ни игътибар бирмәдем. Ә бит бу миңа исем-фамилиям белән дәшә, туган датамны әйтә, һәм...

Беркөнне кәрәзле телефоныма ят номердан чылтыраталар. Тыңлап карарга булдым. Ягымлы гына ир тавышы үзен пенсия фондыннан дип таныштырды. Безнең шәһәрнең пенсия фондында, башлыкларын санамаганда, гел хатын-кызлар гына эшли дип беләм, шуңа да бу ирнең сөйләгәннәренә әллә ни игътибар бирмәдем.

Ә бит бу миңа исем-фамилиям белән дәшә, туган датамны әйтә, һәм дә инде пенсиямә 1980 сум компенсация акчасы исәпләнүен дә белдерергә онытмый. Имеш, 1956 елда туганнарга һәм алардан олыракларга, 30 елдан артык эш стажы булуын исәпкә алып, пенсияләренә өстәмә түләнәчәк. Шуннан соң минем пенсиянең нинди картага күчүе белән кызыксына башлады бу.

Тегеләй итә, болай итә, аңладым инде, хәзер карта мәгълүматларын сораячак. Әмма үземнең Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры булуымны, ә пенсиянең кенәгәгә күчеп баруын әйтүгә, телефонны теге башта өзеп тә куйдылар. Әллә нигә ашыктым, күбрәк сөйләндерәсе калган ул мошенникны, бу язмам тагын да баерак булыр иде.

Соңыннан малай белән теге телефон номерын интернетка кереп карап, каян чылтыратканнарын ачыкладык. Тула өлкәсеннән икән, әмма ул телефон номеры беркем исеменә дә теркәлмәгән. Аптырарлык хәзерге тормышка, каян алганнар диген, минем кәрәзле телефон номерын гына түгел бит әле, шәхси мәгълүматларны да беләләр. Саталар безне, җәмәгать, саталар. Паспорт мәгълүматларын да бит кайларга гына бирмибез, әллә кайсы өлкәләрдә, әллә кемнәр безнең исемгә кредитын, тегесен-монысын маташтырып куймасыннар тагын.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X