Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актанышта полиция хезмәткәрләре сак астына алынган

Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары, майор Р. Г., аның ике туганы, полиция капитаны Ра. Г. һәм өлкән лейтенант Р.С. вазифаи вәкаләтләрен арттырып башкаруда гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, алар тоткарланган 24 яшьлек ир-атка карата көч кулланган. Шул рәвешле гаебен танытырга теләгәннәр. 3 мартта туганнар ике айга сак...

Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары, майор Р. Г., аның ике туганы, полиция капитаны Ра. Г. һәм өлкән лейтенант Р.С. вазифаи вәкаләтләрен арттырып башкаруда гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, алар тоткарланган 24 яшьлек ир-атка карата көч кулланган. Шул рәвешле гаебен танытырга теләгәннәр.

3 мартта туганнар ике айга сак астына алынды. Хәзерге вакытта Р.С.ны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә. Полициянең элеккеге хезмәткәрләре гаепләрен танымый.

Казан хокук яклау үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 2014 елның сентябрендә Актаныш районы эчке эшләр бүлегенә рестораннан 24 яшьлек ир-ат китерелә. Тикшерү фаразлары буенча, полиция хезмәткәрләре аның дустын кыйнауда гаебен тануын таләп итә. Хокук сакчылары аны йөзе белән идәнгә сузып сала, шуннан Р. Г. аягы белән аның башына баса. Һәрберсе тоткарланучыга аяк һәм куллары белән бишәр тапкыр тибә һәм суга. Тәненең төрле җиренә, шул исәптән башына да эләгә.

Шуннан тоткарланучыны Актаныш эчке эшләр бүлеге җитәкчесе бүлмәсенә алып керәләр. Тикшерү фаразлары буенча, анда да майор Р.Г. тоткарланучының касыгына суга. Полиция хезмәткәрләре ир-атны башкармаган җинаятьләр өчен дә җаваплылыкка тарту белән куркыта. Көч куллану җинаять эше ачу күрсәткечләрен арттыру максаты белән башкарыла.

Табиблар зыян күрүчегә күзенә кан төшү, яңагы имгәнү һәм башка тән җәрәхәте алуы турында диагноз куя.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X