Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдакчылар тозагына төшмәгез!

Агымдагы елның ике аенда гына да Татарстан Республикасында мошенниклык очраклары өчтән бер тапкырга артты. Ә дистанцион алдашу ике тапкыр диярлек күбәйде. Бу төр җинаятьләрне полиция көче белән генә туктатып булмый әлбәттә. Гражданнарның үзләреннән саклык, игътибарлылык таләп ителә.

Ә хәзер мошенниклыкның аеруча еш очрый торган төрләре турында берничә сүз. Менә бер схема: “Сезнең улыгыз (кызыгыз...) бәлага тарыды (авария ясады һәм башкалар). Аны җаваплылыктан коткару өчен фәлән сум акча кирәк”. Бу схема буенча гадәттә өлкән кешеләрне алдыйлар. Шуңа да өлкән яшьтәге туганнарыгызны кисәтеп куегыз, әгәр шундый шалтырату була икән, беренче чиратта, сезгә хәбәр итсеннәр. Банк карталары белән мошенниклыкның да бик күп төрләре бар. Алдакчылар еш кына телефонга нинди дә булса кушымта (приложение) урнаштырырга, акчагызны резерв счетка күчерергә тәкъдим итәләр яки сезнең картадан акча күчерергә маташалар, шуңа да аны блокировать итәргә кирәк дип ялган сөйлиләр. Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен банкның иминлек хезмәте вә­киле итеп таныштыралар. Шу­ны онытмагыз, банкның иминлек хезмәтеннән бер вакытта да клиентларга шалтыратмыйлар. Мошенникларның төп максаты – сезнең картаның өч санлы кодын белергә тырышу. Аны беркемгә дә әйтергә ярамый. Истән чыгармагыз! Банк хезмәткәрләренә сезнең картаның, счетларның кодлары да, парольләре дә, номерлары да кирәк түгел. Шикле операцияләр булса, банк хезмәткәрләре аларны сезгә хәбәр итмичә дә блокировкалыйлар. Шуңа да әгәр сезгә шикле шалтырату була икән, сөйләшүне туктатып картагызда күрсәтелгән номер аша банк белән элемтәгә керегез. Шикле кеше номерына кире шалтыратмагыз. Ул күп каналлы банк телефонына ошаса да, ялган номер булырга мөмкин.

“Авито”дагы белдерүләр буенча эшләүче мошенниклар да беренче чиратта сезнең банк картасының мәгълүматларын белергә тырышалар. Аны товар өчен түләү, түләнгәнне кире кайтару сылтавы белән таләп итәләр. Бер вакытта да бу мәгълүматларны әйтмәгез. Акча күчерү өчен банк картасына бәйләнгән телефон яки счет номерын белү дә җитә.

Сиренад Ногманов,

җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные.

Фото: twitter.com/bit_novosti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X