Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Емельяненконы утырттылар

Мәскәү суды катнаш көрәш төрләре буенча дөнья чемпионы Александр Емельяненкога хөкем карары чыгарды. Спортчыны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Тикшерү органнары һәм суд тарафыннан аның гаепле булуы расланды. Узган елның 3 мартка каршы төндә ул фатирын җыештыручы булып ялланган хезмәтче хатын-кыз - Полина Степанованы көчләгән, сексуаль характердагы гамәлләр кылган, зыян...

Мәскәү суды катнаш көрәш төрләре буенча дөнья чемпионы Александр Емельяненкога хөкем карары чыгарды. Спортчыны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Тикшерү органнары һәм суд тарафыннан аның гаепле булуы расланды. Узган елның 3 мартка каршы төндә ул фатирын җыештыручы булып ялланган хезмәтче хатын-кыз - Полина Степанованы көчләгән, сексуаль характердагы гамәлләр кылган, зыян күрүченең паспортын тартып алган иде.

Хөкем ителүче гаебен танымады. Адвокаты әйтүенчә, җенси мөнәсәбәт ике якның ризалыгы белән булган. Шуңа да ул шикаять дәгъвасы белдерәчәкләрен җиткерде.

Дәүләт гаепләүчесе Александр Емельяненконы 5 елга төрмәгә утырту һәм 60 мең сум штраф салуны сораган иде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев