Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Песошин Казанда республикадагы иң зур лицейны ачты

Россия Президенты раслаган федераль программа буенча төзелгән әлеге уку йорты барлыгы 1501 балага исәпләнгән.

Бүген Казанның “Весна” торак комплексында күп профильле 185нче лицей ачылды. Башкаладагы иң зур уку йорты 1501 укучыга исәпләнгән. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

“Хөрмәтле балалар, укытучылар, әти-әниләр! Сезне барыгызны да ихлас күңелдән белем көне белән котлыйм”, - дип татарча мөрәҗәгать итте Илсур Метшин. “Бүген Татарстанның иң зур мәктәбе ишекләрен ачты. Барысы да сез дигәнчә булуын телим. Лицейдан акыллы, тәрбияле укучылар чыгар дип өметләнәм”, - диде ул.

Мэр торак компаниянең Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган федераль программасы икәнлеген искәртеп узды. “Әлеге лицейны төзүгә үз өлешен керткән барлык кешене дә котлыйм. “Ак таш” һәм “Унистрой” компанияләре мондый белем сараен чын күңелләреннән төзеп чыкты. Мәктәп елларын сагынып искә алырлык булсын”, - диде ул.

Белем көне белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да котлап үтте. “Республикада мәгарифкә зур игътибар бирелә. Быел гына биш яңа мәктәп тапшырылачак, 36 мәктәп төзекләндереләчәк. Сыйныфлар, лабораторияләр өчен җиһазлар сатып алына. Барлык укучыларга уңышлар телим, укытучыларга яңа иҗади уңышлар ата-аналарга тынычлык телим”, - диде ул.

“Бүген икеләтә бәйрәм – белем көне һәм лицейның туган көне. Безнең белем сараебызда бары тик яңа технологияләр генә урнаштырылган. Без укытучылар коллективы белән бик рәхәтләнеп укытырга әзербез. Монда укучы һәр бал югары үрләргә ирешсен өчен җаваплылыкны үзебезгә алабыз”, - диде лицей диреторы Наталья Стахеева.

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльза Хәкимҗанова сүзләренчә, лицейда тирәнтен укыту төрле юнәлешләр буенча бүленәчәк. “Югарырак сыйныфларда балалар үзләре сайлап алачак. Лицей 1501 балага исәпләнгән, бүген 836 бала укырга керде. Барлыгы 115 укытучы. Беренче елда сигез сыйныф кына алдык, алга таба үсәчәкбез”, - диде ул.

“Без бишенче сыйныфтан физика дәресен кертергә ниятлибез, робот техникасы, хореография, тегү, ашарга пешерү һ.б. түгәрәкләр эшләячәк. Беренче сыйныфтан инглиз теле, сигезенче сыйныфта икенче чит тел буларак испан теле кертеләчәк. Лицеебыз тулысынча әзер”, - диде Эльза Хәкимҗанова.

1 “а” сыйныфы җитәкчесе Лилия Миникаева лицейның якты бүлмәләре, интеллектуаль такталары сөендерүен әйтте. “Якын булганга күрә нәкъ шушы лицейга эшкә урнаштым. Монда барлык шартлар да бар: укучылар арсалар ял итәргә аерым бүлмә бар. Татарча театр булуы көтелә. Сыйныфым татар, әмма укыту, туган телдән кала, рус телендә булачак”, - диде ул.

  • Фикрәт Табиев урамы, дүртенче йортта урнашкан 185нче лицены төзү “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында 2018 елның җәендә башланды. 31031,36 кв.м мәйданлы объектны «Ак таш» компаниясе төзеде. Финанслауның гомуми суммасы 511,012 млн сум тәшкил итә, акчаның 30 проценты – республика бюджетыннан, 70 проценты - федераль бюджеттан.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев