Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Песошин Россия Хәрби диңгез флотының гаскәр башлыгы белән очрашты

Николай Евменов Яшел Үзәндә 22800 “Тайфун” проектлы кече ракета корабле корпусы төзелешен башлау тантанасына килде.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Хәрби диңгез флотының гаскәр башлыгы Николай Евменов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узган.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с Главнокомандующим Военно-Морским Флотом Евменовым Николаем Анатольевичем

Николай Евменов Татарстанга Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге заводында 22800 “Тайфун” проектлы кече ракета корабле корпусы төзелешен башлау тантанасында катнашырга килде.

Яңа судно Россия Хәрби-диңгез флотының якын диңгез зонасындагы күпмаксатлы ракета-артиллерия корабле булып тора. Өченче рангтагы корабльләргә карый. Әлеге корабларның үсеш алган кораллар комплексы булу, үз эченә берничә типтагы ракеталарны алу бу проектның үзенчәлеге булып тора.

"Тайфун" мөстәкыйль рәвештә яки хәрби бурычларга бәйле рәвештә кораб төркемнәре составында эшли ала.

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев