Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларына акчасын жәлләгән

Балигъ булмаган балаларның хокукла­рын яклау - прокуратура органнары эш­чән­легендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Бигрәк тә балаларын ташлап киткән ата-аналардан алимент түләттерү проблемасына игътибар көчәя. Усал ният белән алимент түләүдән читләшүчеләрнең эше суд хөкеменә барып җитә. Мәсәлән, тикшерү күрсәткәнчә, 1984 елгы В.Гаври­лов җәмәгать судьясының 2011 елның 26 декабрендә чыгарган карары нигезендә элеккеге хатыны файдасына балигъ булмаган ике баласын тәрбияләү өчен ай саен хезмәт хакының (кеременең) өчтән бер өлешен түләп барырга тиеш була. Әмма ул суд карарын үтәми, алимент түләүдән озак вакыт читләшә. В.Гаврилов үзенең эшкә урнашканлыгын суд приставларыннан яшереп, "Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыятенең "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесеннән 2012 ел дәвамында алган хезмәт хакыннан балаларына тиешле өлешне чыгармый. Нәтиҗәдә аның алимент буенча бурычы 2013 ел башына 74 мең сумга җитте. Алимент түләүдән усал ният белән баш тарткан В.Гаврилов кабат суд каршына басты. Март аенда булган суд утырышында җәмәгать судья­сы аңа хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән 5 айлык төзәтү эшләренә тарту турында хөкем карары чыгарды. Әлбәттә, әлеге җәза гаеплене алимент түләүдән азат ит­ми. В.Гав­ри­ловка ике баласына балигъ булганчы яр­дәм итәргә туры киләчәк.

Р.Сәлахов,

район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент