Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинә Шәрипҗанова "Татарстанның атказанган артисты" булды!

Җырчы Алинә Шәрипҗанова Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды. Алинәне әлеге сөенечле хәбәр белән котлап үзенә шалтыраттык. Җырчы гаиләсе белән диңгездә ял итә икән. - 30 августта Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин тантаналы рәвештә Ратуша бинасында зур медаль тапшырды. Президентыбыз указы буенча хәзер мин - Татарстанның атказанган артисты!...

Җырчы Алинә Шәрипҗанова Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды. Алинәне әлеге сөенечле хәбәр белән котлап үзенә шалтыраттык. Җырчы гаиләсе белән диңгездә ял итә икән.

- 30 августта Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин тантаналы рәвештә Ратуша бинасында зур медаль тапшырды. Президентыбыз указы буенча хәзер мин - Татарстанның атказанган артисты!

- Алинә, лаеклы рәвештә дәрәҗәле исем алуың белән чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! "Атказанган артист" булу синең өчен мөһимме, кирәкме?

- Гадәттә, мин андый әйберләргә тыныч карыйм. Ләкин дәүләт бүләгенә ия булу - зур горурлык. Һәрвакыт Хөкүмәтебез җитәкчелеге алдында чыгыш ясаганга күрә, мин бу исем турында күптәннән хыялландым. Аллага шөкер, Хөкүмәт җитәкчелегенә, шәхсән Президентыбызга, Казан мэрына, Министрлар Кабинетына зур рәхмәтемне белдерәм! Мин - бик бәхетле!

- "Күптәннән хыялландым" дисең, ә ни өчен бу исем алданрак бирелмәде икән?

- Кәгазь эше бик күп. Документлар зур юл, боҗра аша уза. Кеше, чынлап та, бу исемгә лаекмы, юкмы икәнен бик күп кеше хәл итә.

- Алинә, "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Дәрәҗәле исемгә лаек булуыңда остазың, Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваның өлеше зурмы?

- Әлбәттә, мин аның алдында баш иям! Ул безнең икенче әниебез кебек. Кирәк булса, мактый, кирәк булса, тотып орыша да ул! Артист кешенең тормышында андый кеше булырга тиеш дип уйлыйм.

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев