Алинә Заһитова Мәскәү Сабан туеның махсус кунагы булачак
Яңалыклар

Алинә Заһитова Мәскәү Сабан туеның махсус кунагы булачак

Бәйрәм «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәү Сабан туеның махсус кунагы булачак. Бу хакта Sports.ru хәбәр итә.

Бәйрәм 6 июльдә башкаланың «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак.

Узган ел да спортчы Мәскәү Сабан туенда катнашты.

Шулай ук әлеге Сабан туенда Эльмира Кәлимуллина һәм Элвин Грей да чыгыш ясаячак.

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев