Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Америка белгече татар лексикасы белән программалаштыру теле ясарга җыена

Калифорниядә яшәче конструктор Надир Баһавиев гаиләсендә татар телендә аралашалар.

Америка инженеры татар лексикасы белән программалаштыру теле булдырырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда уйлап табучы Надир Баһавиев АКШтан хәбәр итте.

«Татар сүзләре белән программалаштыру теле ясарга телим. Татар теле — командалар теле һәм роботлар өчен яхшы туры килә», — диде Надир Баһавиев.

Конструктор гаиләдә дә татар телендә аралаша. «Һәр тел — аерым операция системасы яки баш мие өчен программалаштыру теле. Әгәр телне югалтсаң, фикерләүнең тулы бер образы югалачак, ә мин моңа юл куярга теләмим», — дип өстәде ул.

Надир Баһавиев тумышы белән Казаннан, хәзер Калифорниядә яши һәм эшли. Ул 2013 елдан ракеталарны проектлау һәм булдыру белән шөгыльләнүче Bagaveev Corporation конструкторлык фирмасы ачкан.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев