Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән

Андрей Дринфельд Украинада туып үскән, аңа тугыз яшь булганда гаиләсе Америкага күченеп киткән.

Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән. "Уфага кунакка кайткач, телевидениедән башкорт җырын ишетеп, ун яшемдә башкорт теле белән кызыксына башладым", - дип белдерде  Америкада яшәүче Андрей Дринфельд Айгөл Гыймранованың "Кызыклы әңгәмәдәш" тапшыруында.
 
Егет татар һәм башкорт телләре белән ничек кызыксына башлавы һәм телләрне ни рәвешле өйрәнүе хакында сөйләде. "Минем җырларның сүзләрен аңлыйсым килде. Ун яшемдә дәреслек ярдәмендә башкорт телен өйрәнә башладым. Бер елдан мин башкортча укый ала идем. Тапшырулар, җырлар тыңладым. Укый һәм яза белә идем, әмма сөйләшүдә практика җитмәде. Хәзер исә мин Америкада яшәүче башкорт һәм татарлар белән аралашам һәм сөйләмемне камилләштерәм", - ди Андрей Дринфельд.  
  • Андрей Дринфельд Украинада туып үскән. Аңа тугыз яшь булганда гаиләсе Америкага күченеп киткән. Әтисе яһүд, әнисе рус милләтеннән. Хәзер ул лингвист булырга укый һәм Папуа-Яңа Гвинеяда телләрен тикшерә.  

Фото: кадр из видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев