Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Амин” дип аталган мобиль кушымта чыгачак

Казанда Татарстандагы ислам һәм православие турында мәгълүмат тупланган мобиль кушымта эшләнде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшкуарлар Ленар Юсупов, Тимур Гонежук һәм Павел Ксенафонтов Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга яңа IT-проектны тәкъдим иттеләр.

«Проект смартфоннар һәм iPhoneнар белән файдаланучылар өчен Татарстанда һәм Ислам турында мәгълүматны үз эченә алган „Амин“ дигән конфессиональара мобиль кушымта булып тора», — диелә хәбәрдә.

Кушымтага урнашу урыны картасы һәм контактлары булган мәчетләр исемлеге, дини йолалар, догалар һәм намазлар вакыты турында мәгълүмат кертелгән. Моннан тыш, кушымта аша хәер дә ясарга мөмкин булачак. Мондый белешмә православие вариантында да тәкъдим ителәчәк.

Очрашу барышында Татарстан мөфтие проектны уңай бәяләде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан консультатив ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Кушымтаны бу ел ахырына чыгару планлаштырыла.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X