Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аналар көне уңаеннан газетабызда игълан ителгән иҗат бәйгесенә килгән хатларны барлыйбыз

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Аналар көне уңаеннан газетабызда игълан ителгән иҗат бәйгесенә язмалар кабул итүне дәвам итәбез. Хатларыгызны үрнәк алырлык аналарга багышлап та, башкаларга гыйбрәт булырлык мисаллар белән дә, катлаулы язмышлар турында да яза аласыз. Иң мөһиме - башкаларны уйландырырлык булсын. Әлбәттә, язмаларның барысын да газетабызда бастыру мөмкин булмас....

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Аналар көне уңаеннан газетабызда игълан ителгән иҗат бәйгесенә язмалар кабул итүне дәвам итәбез. Хатларыгызны үрнәк алырлык аналарга багышлап та, башкаларга гыйбрәт булырлык мисаллар белән дә, катлаулы язмышлар турында да яза аласыз. Иң мөһиме - башкаларны уйландырырлык булсын. Әлбәттә, язмаларның барысын да газетабызда бастыру мөмкин булмас. Шуңа да бәйгегә килгән язмаларны без saby-гt.гu сайтына да урнаштырып барабыз. Керегез, укыгыз, фикерләрегезне калдырыгыз.Ә әлегә игътибарыгызга конкурска беренчеләрдән булып килгән берничә иҗат эшен тәкъдим итәбез.

Балык Бистәсе районына килен булып китсәм дә, еш кайтып торсам да, әнием мине, оныкларны сагынып, көтеп яши. Әни йөрәге - чиксез диңгез.Әни йөрәге кебек олы, мәрхәмәтле йөрәк җир йөзендә башка юк. Моны бары үзең әни булгач кына аңлыйсың икән. Сүз белән каты бәрелгән,тыңламаган вакытлар булмады тугел, булды. Ә хәзер әнигә башка күзлектән, үзем дә ана булган хис белән карау... Әлеге шигыремне, читкә киткән балаларын сагынып яшәүче әниләрне күз уңында тотып яздым.

Әниемә

Төшләреңдә бәгыреңне күреп

Каршы алдың таңнар атканын,

Ә көндезен киң офыкка багып

Көтәсеңдер балаң кайтканын.

Су буена төшеп менәсеңдер

Мин йөгергән сукмак эзеннән,

Мине уйлап сулар аласыңдыр

Чуер ташлы көмеш инештән.

Капка ачып мине көтәсеңдер

Казлар белән кайтып керер дип, керәсеңдер:

"Тәрәзәгә бәлки килер?"- дип.

Әнекәем, гел син менә шулай

Күз алдыма килеп басасың...

"Балам!" - диеп типкән йөрәккәйгә

Бир соң, Раббым, бирче шифасын!

Динара Хисаметдинова-Якупова.

***

Әни! Нинди тирән мәгънәле сүз! Күпме серлелек ята бу сүздә. "Әни,"- диеп телебез ачыла, кыен чакта "әни", - диеп елыйбыз, шатлык килгәндә дә аны искә алып куанабыз. "Әни," - дигәч, авырлык килгәндә җиңел була, шатлык тойганда күңелләрдә миһербан, шәфкать арта. Шушы сүзләрне авыз тутырып әйтер өчен әллә ниләр бирер идем. Әниемнең җылы, назлы сүзләре, йомшак куллары, ягымлы тавышы, сөеп яратулары, йокымнан иркәләп уятулары, "авыр чакта, нык бул, балам,"- дигән киңәшләре күңелемдә мәңге җуелмас хатирәләр булып сак­ланалар.

Җирдәге бөтен балаларның да әниләре булсын, бер бала да "әни", дип әйтергә тилмермәсен иде. Әниләре булган балалар, газиз­ләренең кадерен белеп яшәсеннәр иде.

Әниемне сагынам

Үлемнәрнең була төрлесе,

Әнием, синеке - үзәк өзгече.

Кыска булды синең гомерең,

Үкенечле булды үлемең.

Син теләдең онык сөяргә,

Ак бәхетләр аңа теләргә.

Дога укып биләү биләргә,

Бишек көе аңа көйләргә.

Дәү әни, дип эндәшергә,

Өйрәтер идем кызымны.

Син бирер идең аңа

Әбиләрдән тиеш назыңны.

Әй, әнием, бигрәк авыр,

Бу дөньяда синсез яшәүләр.

Әнием, диеп назлы итеп,

Сине яратып дәшмәүләр.

Кешелекле булдың һәрчак,

Хөрмәтләдең олы-кечене.

Нурлы караш, җылы сүзсез,

Калдырмадың һичбер

кешене.

Һәрчак сиңа ошар өчен,

Мин тырыштым, әнием.

Синең кебек яхшы кеше,

Мин бу җирдә белмимен.

Ходайдан сабырлык сорыйм,

Алга таба яшәргә.

Кызымны тәрбия кылып,

Тыныч гомер итәргә.

Гөлфинә Дәүләтгәрәева,

Татар Икшермәсе авылы.

***

Көлеп тора күзләре

«Әнием» ,-диеп дәшү ул

Иң зур бәхет дөньяда,

Әниемнең яхшылыгын

Онытмам беркайчан да.

Әнием минем ягымлы,

Көлеп тора күзләре.

Авыр чакта ярдәм итә

Әниемнең сүзләре.

Әниемне бик яратам .

Ул бит минем кадерлем.

Аның кебек уңган-булган

Булу минем теләгем.

Анастасия Ибраһимова,

Сабабаш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев