Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арслан Сибгатуллин: «Россия Президенты буласым килә!»

"Арслан Сибгатуллин шундый кечкенә, ул хәтта күренми дә. Әмма аның сәләтен берәү дә күрми кала аламый", - диде Беренче каналда «Лучше всех» программасын алып баручы Максим Галкин елның иң танылган баласын тәкъдим иткәндә. Аның катнашындагы роликлар Интернетта йөзләрчә мең тапкыр каралган. Арслан Шекспирның танылган пьесасыннан Ромео монологын башкарды. Нәни артистның...

"Арслан Сибгатуллин шундый кечкенә, ул хәтта күренми дә. Әмма аның сәләтен берәү дә күрми кала аламый", - диде Беренче каналда «Лучше всех» программасын алып баручы Максим Галкин елның иң танылган баласын тәкъдим иткәндә. Аның катнашындагы роликлар Интернетта йөзләрчә мең тапкыр каралган.

Арслан Шекспирның танылган пьесасыннан Ромео монологын башкарды. Нәни артистның әнисе Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) хәбәр иткәнчә, хәзер программа сайтында 8 октябрьгә кадәр Арслан өчен тавыш биреп була.
Исегезгә төшерәбез, 1 июньдә Арслан федераль каналдагы Андрей Малаховның «Детство жжет» программасында чыгыш ясый. Тапшыру Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан төшерелә. Нәни татар малае башкаруындагы «Священная война» җыры Интернетны яулап ала, бу роликны тапшыру башында тәкъдим итәләр. Арслан эфирда Гамлет монологын башкара.
"Татар-информ" хәбәрчесенә бүген биргән әңгәмәсендә Гүзәл бу тапшыру чыкканнан соң улын "Синяя птица" бөтенроссия телевизион бәйгесенә чакырулары турында сөйләде. Әмма "Лучше всех" тапшыруы алданрак элемтәгә чыкты, ә ике проектта берьюлы катнашырга ярамый. Шунлыктан "Беренче канал" һәм Максим Галкинны сайладык. "Без үзебез гариза бирмәдек, алар үзләре Интернеттагы чыгышны күреп чакырды. Алар безнең репертуарны һәм Арсланның Шекспирны ничек оста укуын белә иде, шунлыктан Ромео монологын ятларга тәкъдим иттеләр", - дип сөйләде ул.
Программа эфирга алдагы ялларда чыкты. «Чынлап әйткәндә, бик дулкынландык, чөнки язылырга бер атна гына калып барды, ә Ромео монологы зур һәм гади түгел, Арслан берничә көндә аны ятлады һәм бик яхшы чыгыш ясады», - диде малайның әнисе.
«Программада алып баручы җанлы әңгәмә кора. Язылу бер сәгатькә якын булды, ә тапшыруга шуның бары тик ун минуты гына кергән иде. Шуңа күрә күп әйбер кадр артында калды. Мәсәлән, Арслан Путин булам дигәч, Галкин шаярып, "Владимир Владимирович Путин сайлау белән интегә: Медведев яки Собянин? Сибгатуллин!», - дип уртаклашты Гүзәл.

Яшь артистның әнисе сәфәрнең кызыклы булуын әйтте. «Без бик талантлы балалар белән таныштык. "Беренче канал"га шундый маҗаралы сәяхәт өчен рәхмәт! Бу соңгысы булмас дип уйлыйм», - диде агентлык әңгәмәдәше.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев