Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ашан" Россиядә интернет аша азык-төлек продуктларын сата башлаячак.

Интернет-кибет товарны өйгә китереп бирү, кибеттән алып китү моделе буенча эшләячәк. (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Auchan якын киләчәктә Россия базарында азык-төлек продуктларын сатуны интернет аша тормышка ашырырга планлаштыра, дип яза Интерфакс. "Безнең бурыч - азык-төлек товарларын сату буенча белгеч булу, интернет-сәүдәдә дә азык-төлек юнәлеше булырга тиеш. Без хәзер нинди шартларда...

Интернет-кибет товарны өйгә китереп бирү, кибеттән алып китү моделе буенча эшләячәк.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Auchan якын киләчәктә Россия базарында азык-төлек продуктларын сатуны интернет аша тормышка ашырырга планлаштыра, дип яза Интерфакс.

"Безнең бурыч - азык-төлек товарларын сату буенча белгеч булу, интернет-сәүдәдә дә азык-төлек юнәлеше булырга тиеш. Без хәзер нинди шартларда интернет аша азык-төлек товарларын сатуны оештыруны өйрәнәбез", - дип белдергән "Ашан Ритейл Россия" президенты Франсуа Реми.

"Ашан" бакалея азык-төлек товарларын, эчемлек һәм кондитер ризыкларын интернет аша сата башлады. Планда - интернет аша балык, ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш кебек азык-төлекне сатуны оештыру. Интернет-кибет товарны өйгә китереп бирү, кибеттән алып китү моделе буенча эшләячәк. Ритейлер интернет-сатуны Мәскәүдән башлаячак.

2014 елның җәендә "Ашан" азык-төлек булмаган товарларны интерет аша (Мәскәү, Калуга һәм Новосибирскта) сата башлады, шул елның көзендә интернет-сәүдә Россиянең 100 шәһәрендә оештырылды.

Auchan Франция ритейлеры Россия базарында 2002 елдан бирле эшли. Компания сайты мәгълүматлары буенча, Россиядә аның 96 кибете бар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев