Саба таңнары

Асылъяр сәхнәгә кире кайта

14 июль Асылъярның туган көне иде. Бәйрәме белән котлаганда, «Татар радиосы» коллективы аннан кайда югалуын да сораган. - Югалу сәбәбе турында күп язылды, бер кешегә дә сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды....

14 июль Асылъярның туган көне иде. Бәйрәме белән котлаганда, «Татар радиосы» коллективы аннан кайда югалуын да сораган.

- Югалу сәбәбе турында күп язылды, бер кешегә дә сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды. Әкрен генә кире сәхнәгә кайтырга планлаштырам. Барысы да Аллага шөкер! - дигән ул.

PS. Биш атна элек Оскар Усманов интернеттагы битенә Асылъяр белән төшкән фотосын куйган иде. Фото астына «Тиздән Асылъярдан яңа җыр» дип язылган.

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: