Саба таңнары

Атнаның иң сирәк кушылган исемнәре билгеле

Узган ике атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 552 сабый - 289 малай һәм 263 кыз туу очрагы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел сабый - 720, ә иң авыры 4830 грамм булган. Казандагы иң яшь әнигә - 17, иң өлкәненә - 49 яшь. Балаларга еш кушылган исемнәр - Салават,...

Узган ике атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 552 сабый - 289 малай һәм 263 кыз туу очрагы теркәлгән.

Туган вакытта иң җиңел сабый - 720, ә иң авыры 4830 грамм булган. Казандагы иң яшь әнигә - 17, иң өлкәненә - 49 яшь.

Балаларга еш кушылган исемнәр - Салават, Әскәр, Кәрим, Азалия, Дамира, Самира. Ә сирәк исемнәр - Милания, Златослава, Лиделина, Лавр, Иоанн, Леонель, Хасбулат.

Казанда129 пар өйләнешкән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 20 һәм 19, иң өлкәннәренә - 65 һәм 63 яшь, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүле идарәсенә сылтама белән.

Интертат.ру


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: