Һава фонарьларын куллану күп янгыннарга китерә

Соңгы елларда бәйрәмнәрдә (чыгарылыш кичәләрендә, туйларда, туган көннәрдә, кичке сабантуйларда) һава фонарьлары җибәрү кулланышка керә башлады. Алар күк йөзендә, чыннан да, матур булып күренә, йолдызга охшап калып соклану тудыра. Әмма ачык ут җылыткан һавага күтәрелүче әлеге кәгазь конструкция күпмедер вакыттан соң җиргә төшә һәм сүнеп бетмәгән шәм коры салам-печәнгә туры...
Соңгы елларда бәйрәмнәрдә (чыгарылыш кичәләрендә, туйларда, туган көннәрдә, кичке сабантуйларда) һава фонарьлары җибәрү кулланышка керә башлады. Алар күк йөзендә, чыннан да, матур булып күренә, йолдызга охшап калып соклану тудыра. Әмма ачык ут җылыткан һавага күтәрелүче әлеге кәгазь конструкция күпмедер вакыттан соң җиргә төшә һәм сүнеп бетмәгән шәм коры салам-печәнгә туры килгәндә янгын чыгу куркынычы тудыра. Кайчак һава фонарьларының металл каркаслары электр тапшыру линияләренә, радиовышкаларга эләгеп кала, кыска ялганышларга, кыймәтле җиһазларның сафтан чыгуына китерә. Сүнеп өлгермәгән шәмнәрдән ялкын кабынып, зур мәйданнардагы урманнарны да юкка чыгарырга мөмкин. Татарстанда да һава фонарьларының тиз янучан материаллар өстенә төшүеннән килеп чыккан янгыннар байтак теркәлде. Шуңа күрә 27 февральдән Россиядә торак пунктлар эчендә һәм урманнар янында һава фонарьларын җибәрү катгый тыелганлыгын онытырга ярамый. Моның өчен күп илләрдә зур суммада штрафлар (250 мең сумга кадәр), хәтта җинаять җаваплылыгы да (4 елга кадәр иректән мәхрүм итү) каралган. Шуңа күрә уеннан уймак чыгармыйк. Сабантуйларны ут-күз бәла-казаларсыз үткәрик.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 08:2117 майга һава торышы һәм ай календаре 17 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, төнлә урыны белән. кайбер районнарда яшен фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез – +12..+17 градус.200
-
16 май 2022 - 15:51Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды 13май көнне Лаешта «Аҗаган 2022» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды.11600
-
16 май 2022 - 15:48Шекше авыл җирлегендә кыяр үстерү «Яшел үлән» теплица хуҗалыгында кыярлар өлгерә11900
-
16 май 2022 - 14:56Юлбат һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Сыналган мәхәббәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр 13 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Сыналган мәхәббәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәреп, «Ак калфак» клубы әгъзаларын яңа китаплар белән таныштырдылар.9700
-
16 май 2022 - 13:32Татарстанда Сабантуй үткәрү көннәре билгеләнде Сабантуй татар халык бәйрәме быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Шуның белән бергә, ТР авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, башка зур шәһәрләрдә, бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә узачак.9600
-
16 май 2022 - 11:57Ташламалы ипотека 2022 ел азагына кадәр озайтылган Ташламалы ипотеканы 2022 ел азагына кадәр озайту һәм ипотека ставкасын 9 процентка калдыру гаиләләргә зур ярдәм булып кына калмыйча, төзелеш тармагын һәм башка катнаш тармакларны җанландырып җибәрәчәк.10100
-
16 май 2022 - 10:40Иштуган бистәсендә зират территориясен чистарту буенча өмә үткәрелде Иштуган бистәсендә зират территориясен чистарту буенча өмә9300
-
16 май 2022 - 09:28«Гаилә белән китапханәгә» проекты 15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итү. «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Әни янда, китап кулда, димәк без дөрес юлда» дигән исем астында интеллектуаль уен оештырдылар.9700
-
16 май 2022 - 09:26Татарстанда юл кырыена төшеп киткән бензовоз йөртүчесе һәлак булган Кичә Татарстанның Баулы районында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә бензовоз юл кырыена төшеп киткән.10400
-
16 май 2022 - 08:55Хөрмәтле Байлар Сабасы ш. т. б. халкы! Ремонт хәленә бәйле рәвештә 16 май көнне сәгать 09:00 дән 17:00 гә кадәр "Шоколад" балалар бакчасында, "Бәләкәч" балалар бакчасында, "Саба муниципаль районы Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп - интернатында," Саба аграр көллияте "дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә", З.Хабибуллин, Сосновая, Солнечная, Пушкин, И.Башкиров, А.Каримуллин, Жиңүнең 55 еллыгы, Луговая, Шатлык, Туганлык, Азатлык, Светлая, Счастливая, К.Гали, Г.Баширов, Зеленая, Валиуллин, А.Кутуя, Султангалиев, Хазиев, Ш.Усманов урамнарында, Зеленая, К.Гали тыкрыкларында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.9800
-
15 май 2022 - 16:08Россиядә бер тәүлек эчендә 120 урман янгынын сүндергәннәр Россиядә урман янгыны хезмәтләре тарафыннан бер тәүлек эчендә 120 табигый янгынны сүндерүгә ирешкәннәр. Бу хакта «Авиалесоохрана» федераль бюджет учреждениесе хәбәр итә.17100
-
15 май 2022 - 13:07«Балага агу эчерткән». Бер фатирда әнисе һәм үсмер улы үлгән Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә ике кеше үлгәннән соң, җинаять эше ачылган. Фаҗига 12 майда булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.18500
-
15 май 2022 - 11:14Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары янә арта башлады Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары, җиде атна кимегәннән соң, янә арта башлады. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны азая. Бу хакта «Российская газета» ТАСС агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.28000
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
8 май 2022 - 22:06Пүкәл авылында һәйкәл ачылышы
-
2 май 2022 - 21:08Сәхифәбез ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана
-
1 май 2022 - 08:15Сабайда йомырка жыю йоласы балаларны шат итте
-
14 май 2022 - 07:27Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды 2022 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды.39200
-
15 май 2022 - 07:56"Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә катнашкан яшь йолдызларыбыз Саба сәхнәсен балкытты [фоторепортаж] Район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашучыларның зур гала-концерты булып узды.30600
-
15 май 2022 - 11:14Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары янә арта башлады Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары, җиде атна кимегәннән соң, янә арта башлады. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны азая. Бу хакта «Российская газета» ТАСС агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.28000
-
14 май 2022 - 14:4315 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында районыбызның “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның " Күз нурларым" спектаклен кабатлап күрсәтте. Тормышчан театрны карарга районыбызның яшь гаиләләре, егетләр-кызлары, гомумән, яшь буын чакырылган иде.26600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика