Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава шартлары бозылу сәбәпле, ЮХИДИ юлларда сак булырга киңәш итә

Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга кирәк.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстан территориясендә көчле буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Шул уңайдан республика Дәүләт автоинспекциясе юлларда иминлек чараларын искәртә.

Машина йөртүчеләр юлларда рөхсәт ителгән максималь тизлек белән түгел, ә иминлек тизлеген сакларга тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга киңәш ителә.

Автомобиль салонында иминлек каешларын эләктерергә, ә 12 яшькәчә балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькәчә балаларны арткы утыргычта махсус җайланмада йөртергә кирәк.

Җәяүлеләргә юлларда сак булырга, юл аша зебрадан һәм яшел төскә, бөтен автомобильче юл биргәненә ышангач кына чагарга киңәш ителә.

Татарстан ЮХИДИ инспекторлары барлык машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда сак булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Фото: 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев