Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән сабалылар мәҗбүри эшкә һәм зур күләмле штрафка тартылдылар

Билгеле булганча, 528 санлы Федераль закон нигезендә 2015 елның 1 июленнән аерым актларга юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә җаваплылыкны көчәйтүгә кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә кертелгән иде.

Җинаять кодексы транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен административ беркетмә төзелгән автомобиль йөртүчене бер ел эчендә кабат эчеп руль артына утырган очракта җинаять җаваплылыгына тартуны күздә тоткан 264.1нче маддә белән тулыланды. Хәзер закон өчен исереклеге ачык күренеп торган машина йөртүче белән канында алкоголь микъдарын ачыклау өчен медицина тикшерүе узудан баш тарткан кеше арасында аерма юк. Ике очракта да бер мәртәбә эчкәне өчен административ җаваплылыкка тартылганы булган йөртүче кабат исерек хәлендә автомобиль яки башка транспорт чарасын идарә итеп тотылса, транспорт белән аерым вазифаларны башкару хокукын чикләнеп, ике елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Моннан әлеге маддә 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штрафка тартуны, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәтне, 2 елга кадәр мәҗбүри эшне күздә тота.

2015 елда Саба районы җәмәгать судьялары 264.1нче маддә нигезендә кузгатылган 5 җинаять эшен карадылар һәм хөкем карарлары чыгардылар. Алар барысы да законлы көченә керде. Дүрт җинаять эше буенча хөкем ителүчеләргә 160шар сәгать мәҗбүри эш билгеләнде, аларның 2 ел да 6 айга транспорт чаралары йөртү белән бәйле аерым вазифаларны башкару хокуклары да чикләнде. Бер җинаять эше буенча 7 ай сынау срогы белән 9 айга иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде. Моннан тыш гаепләнүче бер ел буе транспорт йөртү белән бәйле эшләрне дә башкара алмаячак. Кыскасы, бер ел эчендә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә ике тапкыр руль артына утыру йөртүчене җинаять кылучыга әверелдерә.

Фарат Сәлахетдинов,

җәмәгать судьясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев