Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«АвтоВАЗ»ның хәлләре мөшкел

«АвтоВАЗ» хезмәткәрләрен 18 декабрьдән 31 енә кадәр эштән туктатып торырга да мөмкиннәр. Бу чор өчен аларга хезмәт хакының өчтән ике өлеше түләп барылачак. Аннары Яңа ел яллары кушылып китә. Ун ай йомгаклары буенча, Lada сату безнең илдә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30% ка кимегән. Бу - 224...

«АвтоВАЗ» хезмәткәрләрен 18 декабрьдән 31 енә кадәр эштән туктатып торырга да мөмкиннәр. Бу чор өчен аларга хезмәт хакының өчтән ике өлеше түләп барылачак. Аннары Яңа ел яллары кушылып китә. Ун ай йомгаклары буенча, Lada сату безнең илдә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30% ка кимегән. Бу - 224 054 машина.

Шул ук вакытта заводны туктатып торачаклары турында рәсми боерык юк икән әле. Бу хактагы имеш-мимешләр «АвтоВАЗ»ның рәсми профсоюзы рәисе Сергей Зайцевның компания президентына язган хаты нигезендә генә туган. «Хезмәткәрләрнең 18 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр ял итүе сәбәпле быел декабрь һәм киләсе елның гыйнвары өчен хезмәт хакы кимиячәк, шулай ук гыйнварда аванс түләнмәячәк», диелә хатта.

Әлмәт таңнары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев