Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның Мәскәүгә китү-китмәве билгеле булды

17 ел дәвамында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры булган Марат Әхмәтов Русиянең Дәүләт думасына депутат булып китәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыга министры эшен дәвам итәргә 5-6 кеше теләк белдергәнен дә әйтеп узды.

Алар арасында авыл хуҗалыгы университетында белем алган, 15 ел дәвамында Актаныш районы башлыгы булып торган, хәзер мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов.

Икенче кандидат - Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Тагиров. Әлеге институт нигезендә ел да «Кыр көннәре» уза. Шуны да әйтергә кирәк, Марсель Тагиров ике ел дәвамында Марат Әхмәтовның урынбасары булып торган.

Марат Әхмәтовның хәзерге урынбасарлары да министр эшен дәвам итә ала. Мәсәлән, 33 яшьлек Марат Җәббәров.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та эш урынын алмаштырырга мөмкин дигән фараз бар. Михаил Афанасьев Марат Әхмәтов кебек Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган.

«Рөстәм Миңнеханов әле үзе дә яңа министрның кем булуын хәл итмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки Марат Әхмәтов кебек җитәкчене табу шактый авыр,» дип фекерләре белән бүлеште Русия Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин.


Вечерняя Казань

Фото: realnoevremya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев