Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларны АПКны цифрлаштыру буенча бушлай вебинарга чакыра

14 октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак бушлай семинар агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Танып-белү семинарында җитештерүне тулысынча роботлаштыру һәм авыл хуҗалыгы тармагының барлык процессларын цифрлаштыру буенча тулы инструкция белән танышу булачак.

Вебинар барышында Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге АҖенең цифрлаштыру һәм проект идарәсе бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов "Евротехнологияләр" ДКнең терлекчелек юнәлеше буенча проектлар җитәкчесе Марат Гатиятуллин белән бергә терлекләрне тукландыруны ничек автоматлаштыру:савымны тотрыкландыру һәм арттыру турында, шулай ук исәпкә алуны ничек алып барырга һәм терлекләр белән ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйлиячәкләр. Белем бирү семинарына теркәлү «Агрополия» порталында башкарыла.

Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында теркәлергә кирәк яки 8 8005502441 телефоны буенча түләүсез теркәлергә мөмкин. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләрән файдаланырга мөмкин:

•Сайттагы Чат-бот https://sschool.agropoliya.ru/

•Электрон почта:school@agropoliya.ru.

Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» бердәм белем бирү платформасы аграрийларга укулар уздыру өчен билгеләнгән. Ресурс эре предприятиеләр белгечләренә, зур булмаган фермер хуҗалыкларына, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалана алу мөмкинлеген бирә.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев