Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020: 2 көн эчендә 160тан артык шәһәр кешесе авылда эшләргә теләк белдерде

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.

13 апрельдән башлап, 2 көн эчендә 160тан артык заявка керде, аларның күпчелеген гомуми туклану өлкәсе белгечләре тәшкил итә. Эшкә алырга әзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны да арта, әгәр элегрәк 400ләп вакансия булган булса, бүген аларның саны 530га җитте, аларның һәркайсы төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары тәкъдим итәләр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1 айдан 6 айга кадәр срокка эшкә аларга әзер. Кирәк белгечләр арасында агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, ә пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эштә эшләүчеләр, көтүчеләр һ.б.лар бар, бу атнада пешекчеләргә ихтыяҗ артты. Иң күп сорала торган белгечләр арасында түбәндәгеләр бар: төрле эштә эшләүчеләр – 220 вакансия, механизатор-тракторчылар – 95, яшелчә һәм үсемлекләр үстерүдә эшләүчеләр – 40 һәм терлекчеләр – 50.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, дәгъва кылучылар тарафыннан заявкалар бирү өчен сылтама буенча узарга һәм башлангыч форманы тутырырга кирәк. «Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне аерым карыйлар һәм тиешле вакансияне сайларга булышалар. Барысы да дистанцион рәвештә эшләнә. Очрашып сөйләшү таләп ителми, ул онлайн режимда уздырылачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, теркәлгән барлык хезмәт контрактларына алга таба хезмәткәрләрнең эш, яшәү урыны һәм түләү шартлары буенча мониторинг уздырылачак. «Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ операторларының консультацияләр өчен элемтә телефоннары: 8(843)292-07-59, 8987-172-04-28.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев