Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр еллар кичкән әниләр

Июньнең соңгы көннә­рендә  Мамалай авылында яшәүче Сөембикә Сабирҗан кызы Хәй­руллина үзенең  95 һәм Өчнарат авылында  гомер итүче  Нурҗихан  Габделхак кызы Миннебаева 90 яшьлек юби­лейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын алдылар.

 

  

   Сөембикә Хәйрулли­на Мамалай авылында  иш­ле гаиләдә туып үсә. Башлангыч белем алганнан соң башкача укырга мөмкинчелек булмый. Кыз 12 яшендә әтисе һәм әнисе өчен юлга таш җәюдә эш­ли башлый. Сугыш чорында  16-18 яшьлек кызларны Суслонгер урманын кисәргә җи­бәрәләр. Шәмәрдән станциясендә  көненә 12-14 шәр вагон утын төйиләр. Яшүсмерләр дә фидакарьләрчә тырышып, Җиңү көнен якынайтуда үзләреннән зур өлеш кертәләр.  Сө­ембикә апа 1948 елда сугыштан исән-сау кайткан Тимерхан исемле егеткә кияүгә чыга. Тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Сө­ембикә апаның 24 оныгы, 47 оныгы, инде 2 оныкчыгының да балалары бар. Төпчек кызы Миңзифа белән үз ни­ге­зендә хәерле  гомер кичерә.

 Нурҗихан Миннебаева Өчнарат авылында туып үсә. Иске Икшермә авылында башлангыч белем ала, сугыш башлану сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. Сугыш елларында  «Икшермә» совхозында басуда эшли, урманда утын кисә, хуҗалыкта нинди авыр эш бар – барысы да алар җилкәсенә күчә.  Миннәхмәт Миннебаев белән гаилә корып,  дүрт бала тәрбияләп үс­терәләр. Нурҗиһан апа гомере буе колхозда намуслы хезмәт куеп, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын казана. Бүгенге көндә балалары, онык­­лары, оныкчыклары ка­дер-хөрмәтендә,  яр­­дәм-кайгыртуында  Өч­­нарат авылында гомер итә. 

фото

https://yandex.ru/images/search?text=%D1%82%D1%8B%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D0%BA%D0%B8%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&stype=image&lr=43&source=wiz&p=1&pos=55&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Ffs00.infourok.ru%2Fimages%2Fdoc%2F224%2F26985%2F5%2Fimg14.jpg

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев