Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр һәм җаваплы эш

Кичә Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабында алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Бирегә кандидатның ышанычлысы, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев килде. Ул татар телен укыту мәсьәләсенә бәйле фикерен дә әйтте.

Билгеле булганча, Илбашын сайлау 18 мартка бил­геләнгән. Хәзер “зәңгәр экран”­нан әле бер, әле икен­че кандидат өчен тавыш бирергә өндиләр. Штабта Минтимер Шәймиев оешма вәкилләре һәм волонтерлар белән аралашты. Татарстан Дәүләт Киңәш­чесе­нең республикада Владимир Путинның ышанычлылары исемлеге башында торуын да искәр­тик. Лидер нинди булырга тиеш? Иң элек Минтимер Шәймиев­тән әнә шул хакта сорадылар. “Бу – бик авыр һәм җа­вап­лы эш, – диде Та­тарстан­ның Беренче Президенты. – Беренче­дән, ке­шеләрне яра­тырга кирәк. Моннан башка булмый. Дәү­ләттә бар­ган вакыйгалар өчен бөтен җа­вап­лы­лыкны үз җилкәңә алу да мөһим. Чөнки синнән бик күп нәрсә тора. Әгәр хал­кың­ны ярат­мыйсың, җаваплылык хисең юк икән, хакимияткә килер­гә дә кирәкми”.


Минтимер Шәймиев әй­түенчә, гамәлдәге Илбашы Май указларында да, ике көн элек Федераль Җыенга еллык Юлламасында да зур бурычлар куйды. Бу – бер-ике елда гына башкарып чыга торган эш түгел, ә дистә елларга билгеләнгән программа. Без урыннарда аларны тормышка ашыруны кон­трольдә тотарга тиеш, диде Минтимер Шәй­миев. Кайдадыр эш тие­шенчә оештырыл­маган икән, димәк, өстәмә көч җә­леп итү зарур. Бу хакта сөйләгәндә, кандидатның ышанычлысы яшьләрнең җәмгыятьтәге урынын да юга­ры бәяләде. Яшерен-ба­тырын түгел, хәзерге буын­ның мөмкинлекләре күбрәк. “Мин сезгә кызыгам”, – дип тә әйтте Татарстан Дәүләт Ки­ңәшчесе. Соңрак ул яшь лидерлар белән дә аралашты.


Штабка килгән күп санлы журналистлар, бигрәк тә үзәк каналлар вәкилләре исә Минтимер Шәймиевнең республикада татар телен укытуга бәйле мөнәсәбәтен бе­лергә ашыкты. Татарстан Дәүләт Киңәшчесен сырып ук алдылар. “Ана теле өстән кушып бирелми. Бу – беренчел хокук. Әйе, проблема бар, әмма аны сәяси­ләш­терергә ки­рәкми”, – диде Минтимер Шәймиев. Чөнки ул куркыныч нәти­җәләргә китерергә мөмкин.  Моны аңлау өчен катнаш никахлар санына күз салу да җитә. Дәүләт Ки­ңәшчесе фике­ренчә, бүгенге балалар кимендә өч телне белергә тиеш. Бу – хәлдән килә торган эш. “Кайберәүләр, кеч­кенә   баланы  ничек итеп берьюлы өч телгә өйрәтергә соң, дип сорар. Нәкъ менә бәләкәй вакытта кирәк тә инде. Мәктәптә алган белем тормыш дәвамында онытылмый. Башлангыч сыйныфлардагысы бигрәк тә. Миңа әле дә кайчак нокталы өтер яки ике ноктаны кайда куярга икәне төшемә керә. Моны ихластан әйтәм. Кечкенә вакытта бала бе­лемне тизрәк һәм җи­ңелрәк үзләштерә”, – диде Минтимер Шәймиев.


Татарстанның Беренче Президенты әйтүенчә, татар телен өйрәтү мәсьәләсендә алга таба да эш дәвам итә­чәк. Татар телен өйрәнүнең өс­тенлекле якларын да әйтте. “Килешәм, телне мәҗ­бү­ри­ләп өйрәтергә ярамый. Әмма татар теле төрки тел­ләр төр­кеменә керә. Бик күп илләр дигән сүз бит бу. Аңлату эшләрен оештырырга кирәк. Моны тыныч кына, акрын-акрын һәм кайбер шартлар тудырып башкару зарур”, – диде Минтимер Шәймиев. Тормыштан мисал да китерде: “Мин  татар мәктәбендә белем алдым. Безгә алман телен укыттылар. Чит телнең кагыйдә­ләрен әле дә беләм. Югыйсә озак еллар буена алман телен өйрәнгәнем дә юк. Бу – хәтергә сеңеп калган белем”. Татарстан Дәүләт Ки­ңәшчесе тел мәсьәләсендә уртак фикергә килә алуыбызга ышаныч та белдерде. “Бүгенге яшәү рәвешебезгә горурланырга кирәк. Теге яки бу әйбернең кадерен югалткач кына аңлыйсың шул. 1990 нчы елларны уза алганны, хәзер бу мәсьәләне хәл итә алуыбызга ышанам”, – диде Минтимер Шәймиев.


Россия Президенты кә­нә­фиенә дәгъва кылу­чы­ларның төбәк сайлау штаб­ларының барысында да эш “кайный”. Ксения Собчак штабыннан хәбәр итүлә­ренчә, алар Казан­ның халык иң күп җыелган урыннарында агитация кәгазь­ләре өләшә. Григорий Яв­линс­кийның сайлау штабында да партия га­зета­сының яңа саны табадан төшкән. Аны бүген үк республикада яшәү­челәрнең почта тарт­маларына тарата башлая­чаклар.

Фото: http://tatar-inform.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев