Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Шәймәрданов «ТНВ»дан китүенең сәбәбен аңлатты [+фото]

Татар көрәшчеләре турында «Батырлар» тапшыруын алып барган Айдар Шәймәрданов "ТНВ" каналыннан китте. Моңарчы ул анда штатта булган. Эш алыштыруның сәбәпләрен Айдар "Матбугат.ру" хәбәрчесенә аңлатты:

- "ТНВ"да 11 ел эшләү дәверендә хәйран гына тәҗрибә тупладым. Бүген һөнәри яктан осталыгым да артты. Кызганычка каршы, "ТНВ"да барлык мөмкинлекләремне күрсәтү, осталыгың белән шаккаттыру чикле. Ниндидер яңалык кертергә теләүне гаеп итеп күрә башлыйлар. Үземнең шәхси оешмамда күбрәк эшләгән саен, иҗади һәм сыйфат ягыннан ничек үсәргә булганын яхшы беләм. Шуңа күрә, бүген мин "ТНВ"каналына рәхмәт әйтеп, үземнең журналистика эшмне башка җирләрдә кулланырга булдым.
Бу көннәрдә Айдар үзенең ТВ-каналын оештыру белән мәшгуль. Дөрес, ул әле интернет челтәрендә генә эфирда булачак. Әмма алга таба кабельгә дә чыгу хыялы юк түгел. GONGTV дип аталган канал өчен бүген яңа тапшырулар әзерләнә. Алар башлыча шоу-бизнес һәм спорт турында булачак. "Йолдызлы алачык", "Данлы мәйдан" - кайбер тапшыруларның атамасы инде билгеле. Интернеттагы яңа ТВ-канал нинди акчага оештырыла? Бу турыда Айдар Шәймәрданов әйтергә иртәрәк дип санады. "Клиплар төшерүне дә дәвам иттерәм", - диде "Батырлар" тапшыруының элеккеге алып баручысы.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев