Саба таңнары

Айсылу Лерон декретта утыручыларга "матурлык көне" оештырырга киңәш итә

Баласы белән урамда йөргән әниләрнең күбесе тышкы кыяфәтләре белән охшаш: спорт стилендәге кием, кроссовка һәм өскә төеп куелган чәч. Бер яктан, әни кеше өчен болай киенү җайлы, уңайлы. Тик икенче яктан, хатын-кыз декрет ялында булуына карамастан, һәрвакыт матур күренергә тиеш! "Мин ике бала белән дә якынча 7 ай гына декрет...

Баласы белән урамда йөргән әниләрнең күбесе тышкы кыяфәтләре белән охшаш: спорт стилендәге кием, кроссовка һәм өскә төеп куелган чәч. Бер яктан, әни кеше өчен болай киенү җайлы, уңайлы. Тик икенче яктан, хатын-кыз декрет ялында булуына карамастан, һәрвакыт матур күренергә тиеш!

"Мин ике бала белән дә якынча 7 ай гына декрет ялында утырдым. Миңа - һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып барган кешегә озаклап өйдә утыру авыр. Образым ничек бар иде, бала тапкач та шулай калды, чөнки үземә ошый. Бары тик маникюр салонына гына йөрдем мин. Өйдә утыручы яшь әниләргә шуны әйтер идем: үзеңә һәрвакыт вакыт табырга кирәк. Атнага бер булса да, баланы әти-әнигә яисә башка кешегә калдырып, "матурлык көне" оештырырга киңәш итәм. Ешрак дуслар белән күрешеп, аралашып тору да үзеңне тонуста тотарга ярдәм итәчәк", дип белдергән "Татар радиосы" ди-джее, ике бала әнисе Айсылу Лерон "Интертат.ру" сайтына.

Туйлар.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 февраля 2018 в 19:22
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ
  • 16 февраля 2018 в 08:07
    Татарстан һәм Россия чемпионнары Булат Мусин белән Илмир Төхватуллиннан оригиналь бию
  • 15 февраля 2018 в 16:25
    Асаф Вәлиев үзеннән ике тапкырга яшьрәк туташка өйләнгән? Моңарчы татар эстрадасының атаклы "буйдаклары" рәтендә йөргән Асаф Вәлиев ВКонтакте битендәге статусын "өйләнгән" дип үзгәрткән. Татарстанның халык артисты йөрәген кем яулаган соң?
    742
    0
    1
  • 15 февраля 2018 в 09:03
    Питрәчтә югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елгадан табылган Егетнең югалуы турында 10 февральдә хәбәр ителгән иде.
    448
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 24:22
    Сабада аяз кичтә йолдызлар бураны «купты» 16 февраль кичендә Саба мәдәният йортында районыбыз туып-үскән якташларыбыз – эстрада, театр артистлары, музыкантлар, ди-джейлар катнашында “Йолдызлар бураны” дип исемләнгән җырга-моңга бай матур кичә булды.
    365
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:07
    Фирдүс Тямаев: Район түрәләре концертка акча түләп керми (әңгәмә) Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде.
    364
    1
    2
  • 16 февраля 2018 в 07:56
    Кабат мәктәптә ашамаячакмын! Арча районындагы Казанбаш укучыларының кайберләре хәзер әнә шулай дип кырт кисә. Кайбер әти-әниләр хәтта өйләреннән ризык биреп җибәрергә дә риза. Ашханәгә тәмам ышанычлары беткән. Гаҗәп, әмма бер үк казаннан ашап та, авырмаучылар бар. Табиблар исә бу хәлне агулану очрагы димиләр.
    339
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:41
    Бөтен нәрсә сөттән кыйммәт, сыер гына кызганыч Әле ярый гаилә фермасы төзергә теләк белдереп махсус программага кермәдек. Сыер асрыйбыз дип дәүләттән ярдәм алган булсак, кая барыр идең, табышы булмаса да, терлекләрне тотарга туры килә бит. Саба районының Түбән Шытсу авылында яшәүче Алсу һәм Әнәс Сөнгатуллиннар, сөт бәясе кимегәч, сыер асрауның файдасы калмый башлады, дип чаң суга.
    320
    0
    0
  • 15 февраля 2018 в 14:36
    Татарстанда 46 яшьлек ир-атны 20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем иттеләр 1997 елның маенда кылган җинаятен таныган Рамил Садыйковны Татарстан Югары суды 23 елга колониягә озатты.
    317
    0
    0
  • 15 февраля 2018 в 16:34
    “КИТМӘСӘМ, ПОПУЛЯР ИКӘНЕМНЕ БЕЛМӘС ИДЕМ” "ТНВ” каналында “Манзара” тапшыруын озак еллар алып баручы Миләүшә СИБГАТУЛЛИНА эфирда күренми башлагач, редакциягә шалтыратулар шактый килде. “ТНВ” каналының баш мөхәррире Данил ГЫЙНИЯТОВ газетабызга аңлатма бирде: Миләүшә Сибгатуллинаның хәзер “Манзара”да эфирга чыкмавын, ә тапшыруның баш мөхәррир вазыйфасын башкаруын хәбәр итте. Шушы көннәрдә Миләүшә, матбугат очрашуы оештырып, үз фикерләрен дә җиткерде.
    312
    0
    1