Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азат Абитов әбиләрнең хыялларын челпәрәмә китергән [фотолар]

14 нче ноябрь көнне Филармония концертлар залында Р. Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның концерты булып узды. Залда урын калдырмаслык килгән тамашачыны җыя алган җырчы егет беренче адымын уңышлы ясады дисәм ялгыш булмас. //Интертат//

Рифат Фәттахов: “Музыкаль белемсез җиңүче булган беренче җырчы”

  Иң беренче чиратта кызык өлешләрнең берсе – “сәхнә арты”на тукталып үтим әле. Дөресен әйткәндә, анда бөтенләй кызу тормыш бара: кемдер бизәнә, кемдер җырын кабатлый, кемдер сөйләшә… Форсаттан файдаланып Р. Ваһапов фестиваленең фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов белән Азат Абитовның иҗат юлы турында сөйләшеп алдык. Ни өчен җырчы егетне үз канатына алуының сәбәбен ул болайрак аңлатып үтте:

  — Конкурсның төп принципы нигезендә Р. Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар фестивалендә җиңеп чыканнарның кайберләренә контракт тәкъдим итәбез. Әмма махсус музыкаль белем булу, ягъни музыка бүлегендә уку – төп шарт булып тора. Колледж, консерватория һ.б. 

Тик безгә бик талантлы, әмма музыкаль белемсез яшьләр дә килә. Азат Абитов – безнең конкурста музыкаль белемсез җиңүче булган беренче кеше. Аның җибәргән бик күп язмалары аша үҗәтлеген сизеп алдык. 3 ел буе безнең конкурска килергә тырышкан максатчан егет турында Мингол Галиев: “Моны кертергә кирәк, конкурста тыңлап карыйк” дип, Азатта нәрсәдер барлыгын күрде. Чыннан да, конкурста ул үзен бик әйбәт күрсәтте. Азат өчен безнең жюри махсус “Үзешчән сәнгать” дигән номинация билгеләде. Әйбәт тәэсир калдыргач, хәтта 2015 елда гала-концертка керттек. Азат Абитов концертта иң күп алкышларны җыйды. “Сиңа тагын мин бер киләм әле” җырын халык бик яхшы кабул итте. 

  Шуннан соң 2015 нче елдан контракт төзеп, без эшли башладык. Әлбәттә, Азатның ниндидер бер үзенчәлеге һәм харизмасы бар. Сәхнә өчен мөһим булган кыяфәт тә бар анда. Кыскасы, сәхнә өчен туган дип санарлык егет. Аннары Азатның индивидуальлеге көчле, ул аның җырлау стилендә чагыла. Безнең өчен иң мөһиме – индивидуальлекне табу. Бүгенге көндә әллә никадәр күпме җырчылар арасында калкып чыгар өчен син нәрсә беләндер аерылып торырга тиеш. Аерылмасаң, югалып калачаксың. Азатның татар сәхнәсендә үзенең образы формалашып килә. 

Аны “Җавапсыз мәхәббәт җырчысы” дип тә әйтәләр. Кеше үзенең стилен табарга тиеш дип саныйм. Ә бу аның – образы. Бүгенге көндә Азатның танылган җыры булып “Онытыл” санала. Ул аны беренче тапкыр 30 нчы августта Пирамида концертлар залында җырлады. Халык бик якын кабул иткән иде,  дип сөйләде Рифат Фәттахов, Азатның халыкны үзенә карата алуына сөенеп. 

Рифат Фәттахов кайвакытта махсус халыкның реакциясен карарга килүен дә әйтте. Концертлардан соң: “Азат начар җырлады, халык аңа кул чапмады”,  диючеләр булгач тә шулай эшләгән. Әмма Азат җырлагач, зал бөтенләй тынып калды, диде продюсер. Урта яшьләрдәге кайбер хатын-кызлар күз яшьләрен сөртеп утырганнар. “Кайвакытта кул чабуга караганда, кул чапмау ул зуррак бәя. Халык тынып калган икән, димәк, җыр халык йөрәгенә үтеп кергән, Азат халыкны уйланырга мәҗбүр иткән. Менә бу сәнгать дәрәҗәсе дигән сүз. Әле киләчәктә бик күп эшлисе бар. Беренче итеп тамашачы белән “элемтә”гә керергә кирәк. Азатның беренче адымы гына, шуңа барысы да алда диясе килә,”  диде Рифат Фәттахов.

  Гөлсирин: Без Азат белән бер-беребезгә охшаган!

  Коридорда концертның сценарий авторы – Гөлназ Сәфәрова, режиссеры – Радик Бариев та каршыма очрадылар. Аларның эшләре бик тыгыз булу сәбәпле, сөйләшеп булмады. Очынып кына йөргән Гөлсиринне туктатып, Азат турында кызыксындырган сорауларымны бирдем. Гөлсирин Азат белән холыклары охшаш булуын әйтте. Моның сәбәбен ул икесенең дә кәҗәмөгез йолдызлыгында туу һәм туган көннәре янәшә булу белән аңлатты. 

 Азат күпкә тынычрак һәм акыллырак дип әйтер идем. Ир-егет буларак ул үзенең максаты белән бара. Бервакытта да үзенекен бирә торган түгел, нинди юллар табып булса да, эшли. Үзенчәлегенә килгәндә, без бит инде барыбыз да авыл балалары. Ул үзенең эчендәге булган әйберне җырлары аша җиткерә белә. Лирикага бик кереп китеп үзенең ихласлыгын күрсәтә. Әти-әни, туган як, мәхәббәт – аның көчсез җире дип әйтергә була. Шул темаларга багышланган җырлары Азатны ихлас итеп күрсәтә. Менә дигән тавыш, төс-кыяфәт тә бирелгәч, барлык кызлар – апалар Азатны ярата дип уйлыйм.

  Стенага карап Азат белән сөйләшү

Азатны мин татар халкының моңлы сандугачы дип саныйм. Җырларында ул җавапсыз мәхәббәттән газаплана. Моның сәбәбен үзеннән дә ишетәсем килеп, 15 минутлык тәнәфес аралыгында, әзерлеген бүлеп, гримеркага килеп кердем. Үзенә карамыйча сөйләшергә килешенгәч, сорауларыма җавап бирергә рөхсәт бирде. Шулай итеп, мин бүлмәдәге урындыкка карап сораулар бирәм, Азат киенә-чишенә җавапларын бирә. Әмма барыбер каушап калдымы шунда, Азат сорауларга җавапларны бик кыска тотты. 

Башта: “Нинди җыр бирәләр, шуны җырлыйм” – дип шаярып алса, аннары җитди кыяфәткә килде:

Күбрәк үземә ошаган җырларны җырлыйм. Сөйгән кызым бар иде, бәлки, шуңа күрә моңсу җырлар җырлыймдыр дип саныйм. Шәхси тормыш турында сөйләргә яратмасам да, хәзерге көндә яраткан кызым юк дип әйтә алам. 

Азат бәхетеннән гримеркага алып баручы Илназ килеп керде. Азат минем сорауларымны Илназга юнәлтте. Характеры турында сораган идем, җавапны Илназ бирде:

Азат тиз кызып китүчән кешегә охшамаган, әлбәттә! Кешенекен тыңлап, үзенекен эшли торган кеше ул. Характерына бәйле микән, яисә мишәр булуынамы, анысын әйтә алмыйм. Аның сүзләренә Азат кушылып үзен тыныч холыклы кеше булуын өстәде.

Буа әбиләре Азатны Гөлсирингә өйләндерде

Концертта урыным Буа якларыннан әбиләр белән янәшә иде. Азатның иҗатына мөкиббән киткән әбиләр аны “культурный” егет дип атадылар. Үзара “Гөлсирин белән өйләнешсәләр, менә дигән була!”  дип сүз куертып алдылар. Әбиләрнең хыялларын челпәрәмә китереп, концерт барышында Азат тамашачы янына төшеп, бер яшь кызга кызыл розасын тапшырды. Бу күренешне шаккатып карап торган яшь кызлардан бигрәк әби-апалар көнләштеләр. Җыр ахырына кадәр чәчәк хуҗасыннан күзләрен алмадылар. 

  Рәнис Габбазовның сәхнәне бозасы килмәгән

Сүз уңаеннан тамашачылар арасында Азатның иҗатташ дусты Рәнис Габбазов та бар иде. Аны концертның “динамично” баруы куандырган. “Иң мөһиме – концерт ялыктырмый, бик әйбәт кенә бара”  ди Рәнис. “Ник сез катмашдыгыз” дигәч, шаяртып: “Сәхнәне бозып торасым килмәде”  диде. 

  Альбина Абитова: Улым җырлаганда энә өстендә утырган кебек булдым

Азат үзенең тормышында иң якын кешеләре – әти – әнисенә зур рәхмәтләрен җиткерде. “2015 елны Рәшит Ваһапов фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, залның миңа алкышлавын күреп, һәм әтиемнең күз яшен түккәнен күргән идем”  дип әтисенең серен дә чиште. Әти-әнисенә багышланган тирән мәгънәле җырларында хөрмәт хисе уелып ятканы сизелде. 

  Улы өчен борчылып торган әнисе – Альбина Абитова улының уңышларына ничек сөюнүен аңлатып бетерә алмады:
 — Бүген дулкынлану хисләрен бик кичердем. Энә өстендә утырган кебек булдым. Азат җыр-моңны яраткач, халыкка да җиткерә белә диеп уйлыйм. Сәләте бездән килгән дип саныйбыз. Әтисе Фәрит – баянчы, ә мин үзем дә җырларга яратам, – ди Альбина апа. 

— Концертның икенче чыгышын Азат Абитовның иҗатташ дуслары, Р. Ваһапов фестивале лауреатлары – Гөлсирин Абдуллина һәм Айсылу Габдинова бизәп тордылар. Шулай ук кызлар Азат белән дуэт та башкады. Азат үзенең репертуарында авторларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар — Чулпан Зинәтуллина, Айдар Тимербаев, Фирзәл Мортазин, Гүзәлия, Зифа Нагаева. Авторлар белән берәттән Рим Хасанов, Рөстәм Яхин, Валерий Ахметшинның да иҗат иткән җырларын башкарды. Үзен зур сәхнәдә Рәшит Ваһапов кебек хис иткән җырчы егеткә моң сөюче барлык халык басып, дәррәү кул чапты. Азатның күңеленнән саркып чыккан татар моңы һәр кешенең йөрәгенә үтеп керүенә шик калмаган иде.

Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X