Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча балалары фехтование күнекмәләрен өйрәнә

Сабаның «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Саба-Арена» спорт мәктәбендә фехтование буенча шөгыльләнәләр.

Фехтование-чыдамлылык үстерүче  һәм балалар организмын чыныктыручы иң яхшы спорт төрләренең берсе. Сабаның  6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасының зурлар  төркеме балалары атнага ике  тапкыр «Саба-Арена» спорт мәктәбендә фехтование буенча шөгыльләнәләр. Тренировкалар нерв системасы өчен зур файда китерә, балаларда кыюлык, фикерләү сәләте, интеллектларын  үстерергә ярдәм итә. Балаларның фехтование белән кызыксыналар, һәм шөгыльләргә  бик теләп йөриләр. Тренер  Николай Бобылев тәҗрибәле педагог һәм үз эшенең остасы буларак, балалар белән уртак тел таба һәм яратып шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев