Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаң укырга йөрмәсә – штраф

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр бүлегенең Саба муниципальара бүлегеннән кергән 12 материал каралды. Әлеге комиссия каршына беркем дә макталырга килми. Чакырылуларының сәбәбе һаман да эчүчелеккә, бала тәрбияләүгә салкын карауга бәйле. Чираттагы утырышта да Сабада яшәүче Әминовлар гаиләсенә карата әзерләнгән дүрт материал тикшерелде....

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр бүлегенең Саба муниципальара бүлегеннән кергән 12 материал каралды. Әлеге комиссия каршына беркем дә макталырга килми. Чакырылуларының сәбәбе һаман да эчүчелеккә, бала тәрбияләүгә салкын карауга бәйле. Чираттагы утырышта да Сабада яшәүче Әминовлар гаиләсенә карата әзерләнгән дүрт материал тикшерелде. Беркетмәләрнең барысы да эчүчелек сәбәпле төзелгән. Ата-ананың балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмәве, шул сәбәпле сабыйлары тормышына куркыныч янавы комиссиядәгеләрне күптәннән борчый. Материаллар административ җаваплылыкка тартылучыларның үзләреннән башка гына тикшерелеп, аларга карата ата-ана хокукыннан вакытлыча чикләү һәм әни кешегә 300 сум штраф түләтү карары чыгарылды. "Кыңгырау" балалар бакчасыннан алынган материалда Сабада яшәүче ата-ананың улларының бакчага йөргән өчен вакытында акча түләмичә, 6000 бурычлары җыелуы хәбәр ителә. Әлеге гаиләгә мәсьәлә бер ай эчендә уңай якка хәл ителмәсә, катгый чара күреләчәге искәртелде. Килдебәк урта мәктәбеннән IX сыйныф укучысының дәресләргә йөрмичә, тәртипсез тормыш алып баруы әти-әнине түгел, укытучыларны ныграк борчый. Әмма ныклы контроль булмауның күп очракта аяныч нәтиҗәләргә китергәненә тормышта мисаллар күп. Әлеге кыз баланың алдагы язмышын киләчәк күрсәтер... Баласы язмышына салкын караганы өчен ана кеше 500 сум штрафка тартылды. Татар Икшермәсеннән бер гаилә социаль яктан авыр гаилә буларак учетка куелды. Шулай ук Казан техникумнарының берсендә укучы Сәрдә авылы егетенең дәрес калдырып, имтиханнарын тапшыра алмавы, Сабада яшәүче балигъ булмаган егетнең кичке уннан соң полиция тарафыннан тоткарлануы нәтиҗәсендә әниләренә 500әр сум штраф түләргә туры киләчәк.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев