Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иҗат үзәгендә “Тизрәк, югарырак, көчлерәк!” интеллектуаль-спорт уены узды [+фото]

Һәр елны укучыларның көзге каникуллары чорында Балалар иҗат үзәгендә "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!" дип аталган интеллектуаль-спорт уены уза. Традицион бәйрәмнең быелгысы да оешкан төстә, күтәренке рухта үтте. "Без бу бәйрәмгә көч сынашыр өчен генә түгел, ә иң элек яңа дуслар табарга, аралашырга, үзебезгә яңалык алырга киләбез",-- дип тәэсирләре белән уртаклашты Икшермә...

Һәр елны укучыларның көзге каникуллары чорында Балалар иҗат үзәгендә "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!" дип аталган интеллектуаль-спорт уены уза. Традицион бәйрәмнең быелгысы да оешкан төстә, күтәренке рухта үтте.

"Без бу бәйрәмгә көч сынашыр өчен генә түгел, ә иң элек яңа дуслар табарга, аралашырга, үзебезгә яңалык алырга киләбез",-- дип тәэсирләре белән уртаклашты Икшермә кадет мәктәбе укучысы Зәлия Мәннәпова. Балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәтен үстерү бүлеге мөдире Эльвира Вафина әйтүенчә, әлеге чара каникул чорында балалар эшчәнлеген җанландыру, яшь буында үз сәламәтлегенә карата сак караш тәрбияләү, иҗадый мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырыла.

Быелгы бәйгедә һәр мәктәптән 4 укучы катнашып, ике мәктәп бер командага тупланып (11команда) көч сынашты.

Командалар уен кагыйдәләрендә каралган 11станциягә тукталып, үзара белемлелектә, җитезлектә ярыштылар. Аң-белем һәм спорт бергә үрелеп оештырылган бәйгенең төп үзенчәлеге аңлашыладыр - физик көч һәм акыл үсеше һәрвакыт гармониядә булырга тиеш. Интеллектуаль-спорт уены станцияләре нәкъ менә шул юнәлешне үз эченә алган иде.

Иң уйланырга мәҗбүр иткән, зирәклекне сораган җитди тукталыш - Олимпия тарихы станциясе булды.

"Көйне таны", "Күңелле биюләр" тукталышларында укучылар чын мәгънәсендә күңел ачты, сәләтләрен күрсәтте.

Олы Шыңар урта мәктәбе егетләре Илшат Гыйльметдинов, Фаяз Садыйков чыгышлары киләчәктә районыбызның сәхнә йолдызлары булырлар дигән өмет уятты. "Мин төрле конкурсларда катнашырга тырышам, "Җырлы-моңлы балачак" фестивалендә җиңү яуладым, сәхнәне бик яратам, укуда да сынатырга тырышмыйм",- ди Ф.Садыйков.

Укытучылары педагог-оештыручы Вәсимә Шәрифуллина да: "Бу егетләрдән башка мәктәбебездә бер генә чара да узмый, җыр-моңга гына түгел, бар яктан да булган егетләр",-- дип укучылары белән горурлануын яшермәде. Мондый егетләргә "Афәрин" дими ни дисең!

Кыскасы, уенда төрле яклап сәләтләреңне күрсәтергә дә, яңа дуслар табарга да, күңел ачарга да мөмкинлек булды. Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, үзләрен иң көчле һәм белемлеләр дип Олы Кибәче, Арташ мәктәпләреннән тупланган команда танытты. Балалар иҗат үзәге директоры Фидан Хафизов җиңүчеләргә Диплом, истәлек бүләкләре тапшырды.

"Кайткач без сезгә әзерләгән сорауларны әти-әниләрегезгә биреп, аларның да белемнәрен тикшереп карагыз, гел шулай актив һәм сәламәт булыгыз,"-дигән теләкләрен җиткерде Ф.Хафизов.

Фәридә Вилданова.

Алсу Ибраһимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев