Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман вафат

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә 10 сәгатьтә Казанның Чехов урамы 53 йорт адресы буенча узачак.

Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, балалар язучысы, озак еллар "Татарстан" радиосында эшләгән мәшһүр журналист, баш мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман вафат булган. Бу хәбәрне "Татар-информ"га ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җиткерде.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә 10 сәгатьтә Казанның Чехов урамы 53 йорт адресы буенча узачак, диде ул.

Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Сугышлы авылында туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә белем ала. 1971 елдан бирле Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли.

Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында басыла. 70-е еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман балалар өчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» шигырь китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара, 1981 елда цикл ноталы басма Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.

Фото: Алсу Исмәгыйлева

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев