Саба таңнары

Балан бәлеше (рецепт)

Сургутта яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан балан бәлеше рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш калагы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч. Эш тәртибе: камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга....

Сургутта яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан балан бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш калагы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.
Эш тәртибе: камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга.
Эчлек өчен баланны кайнаган суда пешереп алырга, сөзәргә, суытырга, песок, крахмал (яки манный ярмасы, он) салып болгатырга, бер генә алма булса да турап салырга.
Табага камырны җәйгәч,камыр өстенә әз генә крахмал сибәргә.
Пешкән бәлешне фольгага төреп куярга, шулай суына, йомшак, кетердәп тора торган була.

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 13:19
    Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
Ночной режим