Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы биюгә кайчан бирергә?

Кызымның бию түгәрәгенә йөрисе килә. Аңа хәзер алты яшь, моңа кадәр хореография белән бәйле бер түгәрәккә дә йөрмәдек. Аны биюгә бирергә соң түгелме инде? Миләүшә Гафарова, Питрәч. Казан шәһәренең «Изумрудный город» эстрада бию студиясе җитәкчеләренең берсе Эльза Кәлимуллина сүзләренчә, иң яхшысы - баланы биюгә дүрт яшьтә бирү. Нәкъ шул вакытта...

Кызымның бию түгәрәгенә йөрисе килә. Аңа хәзер алты яшь, моңа кадәр хореография белән бәйле бер түгәрәккә дә йөрмәдек. Аны биюгә бирергә соң түгелме инде?


Миләүшә Гафарова, Питрәч.


Казан шәһәренең «Изумрудный город» эстрада бию студиясе җитәкчеләренең берсе Эльза Кәлимуллина сүзләренчә, иң яхшысы - баланы биюгә дүрт яшьтә бирү. Нәкъ шул вакытта бала биюне үзләштерергә физик һәм психологик яктан әзер була. Бу яшькә кадәр, әлбәттә, гимнастика белән шөгыльләнү дә яхшы.

- Ләкин мин Миләүшә ханымга баласын һичшиксез биюгә бирергә киңәш итәм. Балада сәләт бар икән, бию белән сигез яшькә кадәр шөгыльләнә башлау әле соң түгел. Киләчәктә кызыгыз тормышын бию белән бәйләмәсә дә, бию сәнгате аңарда тырышлык, чыдамлык кебек сыйфатлар булдыра, кеше алдында чыгыш ясарга өйрәтәчәк. Бию хәтта белем алуга да тәэсир итә. Бии башлаган бала мәктәптә такта каршында да, укытучы сораулар биргәндә дә каушап калмый, - диде Эльза Кәлимуллина.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев