Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачның бер авылында Сабантуй батырына ат бирәчәкләр

Быел Нөнәгәрдә – ат, Аланда исә җиңүчегә колын тәгаенләнгән.

Гадәттә районда барлык Сабантуйларда диярлек баш батырга тәкә бирелә. Быел Нөнәгәрдә – ат, Аланда исә җиңүчегә колын тәгаенләнгән, дип яза җирле басма.

Балтачның Нөнәгәр авылында Сабантуй 15 июнь көнне, сәгать 2дә башланачак. Сабантуй кунакларын мул табыннар, эчкерсез аралашу, бай сәүдә нокталары һәм күңелле уен-тамашалар көтә. Нөнәгәр егете, Татарстан Республикасыныӊ Әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә баш Дәүләт инспекторы, республиканыӊ Экология министры урынбасары Фаяз Шакиров Сабантуйныӊ баш батырына ат бүләк итәчәк. Башка ярышларда, уеннарда җиңүчеләргә, катнашучыларга да саллы призлар куелган.

Фото: http://baltaci.ru
http://baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев