Реклама
Балык Бистәсе районы китапханәләрендә экстремизмга каршы тору өлкәсендә федераль закон таләпләренең үтәлеше тикшерелгән.
Тикшерү барышында Полянка авылы китапханәсендә тыелган өч экстремистик китап булуы ачыкланан: Мөхәммәд Ибн Җәмил Зинуның "Столпы ислама и веры" һәм Абдел Хәмид Җуда әл-Сәххәрнең "Религиозные повествования" сериясеннән "История җизнеописания Посланника Аллаха". Алар Р.Ф Юстиция министрлыгы тарафыннан расланган экстремистик материаллар исемлегенә кертелгәннәр.
Нәтиҗәдә, китапханәче 2 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Тыелган экстремистик әдәбият конфискацияләнгән, дип хәбәр итә районның "Авыл офыклары" газетасы.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз