Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ирен Уфа аэропортында тоткарлаганнар

Бүген Беренче каналда «Пусть говорят» тапшыруында гаилә башлыгы банктан урланган акчаның кая китүе турында сөйләячәк.

Банктан 20 млн сумнан артык акча урлауда гаепләнгән Луиза Хәйруллинаның ирен бүген Уфа аэропортында тоткарлаганнар. Гаилә башлыгын самолеттан полиция хезмәткәрләре каршы алган һәм видеога төшергәннәр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Марат Хәйруллин Салават шәһәрендә полиция бүлегендә билгеләнергә тиеш булган, әмма килмәгән. Ул Мәскәүгә тапшыруда катнашырга киткән булган. Бүген Беренче каналда «Пусть говорят» тапшыруында гаилә башлыгы банктан урланган акчаның кая китүе турында сөйләячәк һәм акча җыю турында игълан итәчәк.

Моннан тыш, 11 июльдә 10.00 сәгатьтә Уфа судында Луиза Хәйруллинаның кулга алу турындагы шикаяте каралачак. Аның адвокатлары өй арестына яки беркая да китмәү турында гариза язу чарасына ирешергә тырыша.

Фото: Ачык чыганак.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев