Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Барлык техниканы, орлык, ашлама, ягулык-майлау материалларын кыр эшләре башланганчы әзерләү мөһим"

Булачак уңышның язмышы орлыкларның сыйфатлы итеп, тиешле нормаларда химик эшкәртелүенә дә бәйле.

Эшнең сыйфатына агроном һәм агулау машинасында эшләүченең җаваплылыгы да йогынты ясый. Бу хакта узган атнада "Урта Саба" җәмгыятендә агрономнар һәм чәчү чорында агулау машиналарында эшләүче механизаторлар катнашында үткән семинар-киңәшмәдә дә әйтелде. Киңәшмәдә катнашкан механизаторлар алдында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны кыска вакыт эчендә уздыру турында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Васил Кәбиров чыгыш ясады. "Безнең якларда язның кабатланмас үзенчәлеккә ия булуын, шуңа да барлык техниканы, орлык, ашлама, ягулык-майлау материалларын кыр эшләре кампаниясе башланганчы ук тулы әзерлеккә китерү мөһим", - диде ул. "Россельхозцентр" филиалының Саба бүлекчәсе җитәкчесе Зөфәр Насыйбуллин орлыкларны чәчүгә хәзерләү, агулау технологияләре турында аңлатты. Семинарның практик өлеше хуҗалыкның ашлык саклау складында үтте. Биредә агулау машинасында эшләячәк механизаторларга биологик һәм химик юл белән агулаганда көйләү технологиясенең ничек булырга тиешлеге күрсәтелде. Орлыкны сыйфатлы дәрәҗәдә чәчүгә әзерләүдән тыш, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү дә эштә төп таләп итеп куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев