Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш нарколог: Татарстанда алкоголизм белән авыручылар саны кими

Резидә Хәева эчкечелек кимү тенденциясе турында сөйләде.

Татарстанда 3-5 ел эчендә алкоголь кулланучылар саны кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасының баш наркологы Резидә Хәева «Татар-информ» корреспонденты белән сөйләшкәндә хәбәр итте.

«Татарстанда соңгы 3-5 елда эчкечелек белән авыручылар саны һәм исәптә торучы затлар саны кимү күзәтелә, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында да. Безнең Татарстанда хәлләр уңай. Яшьләргә йогынты ясый торган тискәре факторларны профилактикалау буенча төрле ведомстволар һәм органнар белән зур профилактик эш алып барыла», — диде Резидә Хәева.

Ул хәзер яшьләрнең азрак эчүен һәм аек яшәү рәвешен, дөньяга психоактив матдәләрсез карау мөмкинлеген сайлавын әйтте. Статистика халык өлешенә карата алкоголь куллануның азаюын күрсәтә, дип өстәде Хәева.

Фото: Султан Исхаков/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев