Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан районнарының берсендә тилчә авыруы табылган

Башкортстанның Туймазы районында тилчә чире килеп чыккан. Үрмәкәй һәм Йөрмөхәмәтов авылларында карантин кертелгән. (Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). "Туймазы хәбәрләре" газетасы хәбәр итүенчә, җирле ветеринарлар сыер җилемендә ят таплар күреп, шикләнгән. Тикшерү нәтиҗәсендә, аның тилчә вирусы билгеләре булуы ачыкланган, дип хәбәр итә "Башинформ". 5 октябрьдән районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән....

Башкортстанның Туймазы районында тилчә чире килеп чыккан. Үрмәкәй һәм Йөрмөхәмәтов авылларында карантин кертелгән.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). "Туймазы хәбәрләре" газетасы хәбәр итүенчә, җирле ветеринарлар сыер җилемендә ят таплар күреп, шикләнгән. Тикшерү нәтиҗәсендә, аның тилчә вирусы билгеләре булуы ачыкланган, дип хәбәр итә "Башинформ".

5 октябрьдән районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Чир ачыкланган торак пунктлардан юллар ябылган, пропуск посты булдырылган, йортларда һәм фермаларда белгечләр дезинфекция үткәрә башлаган.

Тилчә - хайваннар авырый торган вируслы чир, аның белән кешеләр авыруы да билгеле. Кешеләр кайнатмаган сөт һәм пешеп бетмәгән ит ашаганочракта чирне йоктыра ала. Инфекция чирле хайваннар янында йөргәндә дә эләгергә мөмкин.

Районның баш ветеринары Илгиз Насыйбуллин авыру чыккан торак пунктлардагы хайваннарның юк ителәчәген, ә хуҗаларына акчалата компенсация түләнәчәген җиткергән. Калган хайваннарга түләсез рәвештә прививкалар ясалачак, бу максаттан республика ветеринар белгечләре ярдәмгә чакырылачак.

Район һәм шәһәр халкын сак булырга, рөхсәт ителмәгән һәм ветеринар белешмәләре булмаган урыннардан сөт һәм сөт ризыклары, ит сатып алмаска чакыра.

Шул ук вакытта Туймазы районы хакимияте әлеге хәлне шәрехләүдән баш тарткан. Башкортстан ветеринария идарәсендә әлеге мәгълүматны кире дә какмаганнар, расламаганнар да.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X