Башкортстанда ау вакытында район судьясын атып үтергәннәр
Яңалыклар

Башкортстанда ау вакытында район судьясын атып үтергәннәр

Башкортстанның Мәчетле районында ау вакытында район судьясы һәлак булган. Гадәттән тыш хәл кичә прокуратура хезмәткәренең мылтыктан ялгыш атып җибәрүе аркасында килеп чыккан.

«Татар-информ» билгеләп үтүенчә, бу хәл Әҗекәй авылы янында, берничә ир-ат кыр кәҗәләре аулаган чагында була.

 

Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар, әмма ул хастаханәдә җан бирә.

http://matbugat.ru


Нет комментариев